tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрхәмәтле мөгаллимә
Мәрхәмәтле мөгаллимә

Мәрхәмәтле мөгаллимә

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең нәкъ менә халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан үтүе әлеге чарага аерым бер әһәмият өсти. Ел саен анда безнең районыбыз гүзәлләре дә катнашып, үзләренең булганлыкларын исбатлыйлар.

н

Сарман муниципаль районында 2015 нче елда нәкъ менә «Ак калфак» оешмасы тарафыннан тәкъдим ителеп, алар ярдәме белән әзерләнгән Нурия Гыйлфанова Азнакай шәһәрендә уздырылган зона бәйгесендә катнашып, Ел хатын кызы – хатын-кыз –ана   номинациясендә җиңеп чыкты һәм  республикада да район данын  яклады. Дүрт малай әнисе Нурия Зиннур кызы үз номинациясендә республикакүләм җиңүче исеменә лаек булды. Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексының концертлар залында үткән йомгаклау тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Премьер-министры Илдар Халиков бәйрәм белән тәбрикләп, бәйгедә катнашучыларга иң матур теләкләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды.

ну

Ире фажигале төстә вафат булганда иң кечкенә малаена 1,5 яшь була Нуриянең. Ул – бер  гади татар кызы, авыл мөгаллиме, авылда иң булган уңган хатын. Сабырлыгы, мәхәббәткә гомере буе тугрылыгы белән үрнәк. Яшьли тол калып бер ялгызы дүрт малайны устерде, михербанлы итеп тәрбияли белә алды. Балалары әни дип өзелеп торалар. Авыл халкына, туганнарына,  күрше-күләнгә төпле киңәшләре белән һәрвакыт ярдәмгә килә.  Олыны–олы, кечене – кече итә. Тынгысыз, эзләнүчән укытучы. Мөгаллимә һәр укучының индивидуаль шәхес булуын, аның сәләтен кызыксынуын истә тотып эшли. Кече яшьтән ук укучылары фәнни-тикшерү эшләре белән бик кызыксынып шөгыльләнәләр. Логик фикер йөртә белергә, фантазияга бай, зирәк, сәләтле һәм зихенле булырга өйрәтә. Укытучы һаман эзләнә, яңалыкка омтыла, дәресләрне баету, тулыландыру ниятеннән яңа мәгълүмати-коммуникатив, проектлы технологияләр куллана. Нурия Зиннуровна кебек милли бала җанлы, табигатькә кешеләргә гашыйк укытучылар булганда белем чишмәләре саекмас, аларның шифалы суы киләчәк буыннарның аңын, җанын саф хисләр белән гел сугарып торыр дигән ышаныч яши күңелдә.

Сарман сәхнәсендә Нурия Зиннуровнаны район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән район  аппарат житәкчесе Фәндәс Анасович тәбрикләде.

Зәния Вафина, Сарман

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*