tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткәнне саклау –киләчәккә хезмәт итү
Үткәнне саклау –киләчәккә хезмәт итү

Үткәнне саклау –киләчәккә хезмәт итү

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегендә ачык ишекләр көнне узды.

Кунакка Актанышның 1 санлы мәктәбенең 3 сыйныф укучылары килде. Экскурсия вакытында балаларга архивка саклауга тарихи, сәяси, мәдәни әһәмияте булган документлар кабул ителүе күрсәтелде, үткәнне саклап, без берүк вакытта бүгенге көнгә һәм киләчәккә хезмәт итәчәгебез искәртелде. Архив булеге үзенең инициативасы белән Актаныш районы авылларының тарихын барлый башлады, бүгенге көндә тупланган тарихи материаллардан төзелгән күргәзмә белән таныштырылды. Очрашу азагында балалар белән кызыклы викторина уйнатылып, иң игътибарлы балалар буләкләнде.

Айгөл Галимҗанова,

«Ак калфак» хатын-кызлары республика ижтимагый оешмасынын Актаныш районы булекчэсе рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*