tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрхүмнәргә хөрмәт күрсәттеләр
Мәрхүмнәргә хөрмәт күрсәттеләр

Мәрхүмнәргә хөрмәт күрсәттеләр

25 июльдә Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендәге мөселман зиратында Корбан бәйрәменә багышланган өмә булып узды. Корбан Гаете агымдагы елның 31 июлендә узачак. Аны «Мирас» җирле милли-мәдәни автономиясе оештырды.
Инде иртәнге 7дә үк өмәгә 40ка якын кеше җыелды. Активистлар-җәмәгатьчеләр буш кул белән килмәгән, үзләре белән территорияне җыештыру өчен кирәк булырга мөмкин булган инструментлар алганнар. Төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар зират тирәсен тәртипкә китерү өмәсенә оешкан төстә, бердәм һәм дусларча тотындылар.
“Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” – шундый баннерны бер атна элек уйлап, язып, зират капкасына урнаштыра иҗтимагый оешма җитәкчелеге.

Әүвәл өмәчеләр зират янында әрвахлар рухына Коръән сүрәләрен укыдылар һәм дога кылдылар, аннары эшкә керештеләр. “Мәрхүмнәрне олылау – динилеккә һәм нинди дингә карамастан, гореф-гадәтләрне хөрмәт итүнең аерылгысыз өлеше. Зиратны җыештырырга килгән һәркем моны бары тик күңел һәм йөрәк кушуы буенча гына эшләде,” – ди автономия Советы рәисе Азат Хәйретдинов.

– Без халыкны, бигрәк тә яшьләрне, тартырга тырышабыз, – дип сүзгә кушыла “Мирас” әгъзалары Розалия белән Альфира. – Өмәләр генә түгел, төрле мәдәни, бәйрәм чаралары да үткәрәбез. Алар турында кешеләр, нигездә, «Мирас» җәмгыятенең социаль челтәрләрдәге битләрендә беләчәкләр һәм үзара уртаклашалар. Туган телдә аралашу, милли ашларны бергә әзерләү, бәйрәмнәрне билгеләп үтү – ул шултиклем куанычлы, моңа йөрәкләребез шатлана. Ә өлкәнәя башлагач, моны аңлап кабул итә башлыйсың һәм кадерен беләсең.

Сүз уңаеннан, татар автономиясенең төп максаты – ул, барыннан да элек, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап калу, шулай ук татар телен белү дәрәҗәсен күтәрү, үз халкының һәм туган якның тарихын өйрәнү. Юкка гына аның исеме дә “Мирас” дип аталмый бит.

Таисия Иванова.
Дмитрий Бикбов фотолары.
Орск шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*