tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү һәм Төмән шәһәрләрендәге татар мәктәпләре дуслык җепләрен ныгыта
Мәскәү һәм Төмән шәһәрләрендәге татар мәктәпләре дуслык җепләрен ныгыта

Мәскәү һәм Төмән шәһәрләрендәге татар мәктәпләре дуслык җепләрен ныгыта

Мәскәүдәге М. Җәлил исемен йөртүче 1186 нчы номерлы татар мәктәбендә Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы чара узды. Анда Төмән шәһәреннән килгән кунаклар –  52 нче номерлы татар этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары да катнашты.

Бәйрәм чарасына ветераннар, сугыш чоры балалары, шулай ук укучыларның әти-әниләре чакырулы иде. Мәскәү укучылары тантананы ачып, Муса Җәлилнең шигырьләрен туган телебездә сөйләде. Уку йортының директоры Роза Хәбибуллина-Шакирова белдергәнчә, сугыш һәм тыл ветераннары белән мәктәптә очрашулар оештыру коллектив өчен һәрвакыт бәйрәм.

Чарада Төмән шәһәре укучылары да чыгыш ясады. Балалар татар телендә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Алар совет солдатларын эзләү эшләрендә дә катнаша. Шул хакта да сөйләделәр.

“Мәскәү татарлары Штабы” координаторы Гөлнара Яруллина Мәскәү һәм Төмән шәһәрләренең татар мәктәпләренә туган телне һәм мәдәниятебезне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде. Очрашу ахырында Мәскәү укучылары да  киләчәктә Төмәнгә кунакка барачак, дип сөйләштеләр.

“Мәскәү татарлары Штабы” матбугат үзәге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*