tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Хәрәкәт” премиясе җиңүчеләре билгеле булды
Мәскәүдә “Хәрәкәт” премиясе җиңүчеләре билгеле булды

Мәскәүдә “Хәрәкәт” премиясе җиңүчеләре билгеле булды

Мәскәүдә “Хәрәкәт” татар яшьләре проектлары премиясенең җиңүчеләре игълан ителде. Бу хакта башкаланың Цифрлы эшлекле үзәгендә татар яшьләре көненә багышланган концертта билгеле булды.

Яшьләр шурасы рәисе Артур Рәхмәтуллин белдергәнчә, быел 7 номинациядә 44 гариза кабул ителгән. “Җиңүчеләр булып “Чикләвек” интеллектуаль уены, “Татарча воллейбол” спорт уены, “Шәкертләр бәйрәме” мәдрәсәләр укучылары бәйрәме, “Татар Кукла” милли курчаклар дизайнеры танылды”, – диде ул.

“Иң яхшы якташлык итеп МГИМО студентлары якташлыгы билгеләнде, Бөек Британия татарлары оешмасы иң яхшы чит ил проекты номинациясендә җиңде, һәм тамашачылар, онлайн тавыш биреп, Ильяс Хөсәеновны иң яхшы блогер буларак сайлады”, – дип уртаклашты Артур Рәхмәтуллин.

“Хәрәкәт” татар яшьләре көнендә махсус кунаклар Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова, Эльвира Рәкыйпова, Лилия Хәйруллина, Рамил Закиров, Zainetdin һәм Эльмира Калимуллина чыгыш ясады.

Наилә Исхакова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*