tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүнең Каюм Насыйри үзәгендә Тукай укулары узды
Мәскәүнең Каюм Насыйри үзәгендә Тукай укулары узды

Мәскәүнең Каюм Насыйри үзәгендә Тукай укулары узды

Апрель – татар мәдәнияте өчен үзенчәлекле ай. Нәкъ менә шушы айда илебез һәм дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган. Әмма нәкъ менә апрель аенда ул якты дөньядан китте дә.

Традиция буенча апрель аенда Мәскәүдә шагыйрь истәлегенә, аның бай иҗади мирасын саклауга багышланган күп кенә чаралар узачак.

6 апрель көнне Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы мәктәптә урнашкан Каюм Насыйри үзәгендә Тукай укулары узды, дип хәбәр итә Татарстанның Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллеге.

Чараны үзәк методисты Ләлә Сәитова ачты. Ул курсларга килүчеләрне шагыйрьнең иҗади биографиясе белән таныштырды. М. Горький исемендәге Әдәби институтның 3 нче курс студенты Артур Хәсәнов “Татар халкының мифологиясе һәм аның Габдулла Тукай иҗатына йогынтысы” дигән лекция белән чыгыш ясады.

Очрашуда шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, чара Г. Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

15 апрельдә 13.00 сәгатьтә, шагыйрь истәлегенә багышлап (г. Тукай 1913 елның 15 апрелендә вафат була) Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Ә 26 апрельдә һәйкәл янында аның туган көненә багышланган чара узачак. Быел Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*