enrutat
Баш бит / Милләт шәҗәрәсен төзүче
Милләт шәҗәрәсен төзүче

Милләт шәҗәрәсен төзүче

Бу көннәрдә Казан гөрләп тора – аның бер башында мөселманнарның дөньякүләм икътисадый форумы бара, икенче урында – халыкара мөселман фестивале, үзәктә – татар теле буенча халыкара олимпиада уза, моңа өстәп – шигырь бәйрәмнәре, язучылар белән очрашулар, фәнни җыеннар үтә…

25 апрель көнне Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә үткән фәнни-гамәли семинарга исә милләтнең каймагы – фәнни элита җыелган иде. Бу мәртәбәле җыен күренекле галим, археограф, филология фәннәре докторы, профессор Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗановка 80 яшь тулу уңаеннан уздырылды. Халыкара фәнни-гамәли семинарның темасы – “Төрки-татар язма мирасы: саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре” дип аталган иде, һәм анда Әзербайҗан, Үзбәкстан, Дагыстан, Татарстан галимнәре катнашты.

Юбилярны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, физика-математика фәннәре докторы, профессор Мәкъсүм Сәләхов, РТ Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров котладылар. Алар Марсель Әхмәтҗановны татар археография һәм эпиграфика фәннәренең күренекле вәкиле, дип атадылар, аның ярты гасыр буе “тел-әдәбият, текстология, татар шәҗәрәләре һәм борынгы кабер ташлары, милли тарих, халык иҗаты-фольклор” һәм башка өлкәләрдә зур гыйльми эшчәнлек алып баруын әйттеләр. Марсель Әхмәтҗановның бүгенге көндә “1200 дән артык фәнни, гыйльми-популяр хезмәтләре барлыгы” билгеле булды, ә аның Мирасханәне оештыруда керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ул шулай ук Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Һади Такташ томлыкларын әзерләп чыгаручы да, “Татар әдәбияты тарихы”, Тукай энцкилопедияләрен төзүдә катнашучы. Марсель Әхмәтҗановның төрле елларда басылып чыккан “Татар шәҗәрәләре”, “Нугай Урдасы”, “Татар археографиясе”, “Меңьеллык татар нәселе”, “Дастаннар ватаны”, “Әйтер сүзләрем шушыдыр”, “XVII – XVIII гасыр татар ташбилгеләре” һәм башка китаплары күпләрнең өстәл китабына әйләнде.

Галимне котларга аның якташлары – Әтнә районы вәкилләре дә килгән иде. Марсель Әхмәтҗанов хәзерге Лениногорски районының Шөгер авылында туса да, ул кечкенә вакытта ук гаиләләре Әтнә районына күчә, алар Олы Мәңгәр авылында яшиләр. Яңа Кенәр авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, аңа әле шактый еллар гади эшче булып эшләргә, чын тормыш мәктәбен үтәргә туры килә. Бары тик шуннан соң гына – Казан дәүләт университеты,

ИЯЛИдә аспирантура тәмамлау, фәнни эшчәнлек, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау һәм шулар белән янәшә – татар яшәгән барлык җирләрдә дә диярлек уздырылган фәнни экспедицияләр… Алар – йөзләгән вә меңләгән… Идел-Урал һәм Себер, Нократ-Чулман, Ока-Сура буйларында, коеп яңгыр яуганнарда, җәйге челләләрдә, сазлыкларда һәм тау араларында, далаларда һәм чүлләрдә – ул өйдән-өйгә йөреп борынгы кулъязмалар җыя, тезләнеп, татар зиратларында кабер ташларын өйрәнә, архивларда утыра, шәҗәрәләр туплый – милләттәгене милләткә кайтара. Шуңа күрә бүген милләт тә аны аягүрә басып олылый, шушы кадерле ядкәрне фәнни яктан эшкәртеп халыкка кайтарганы өчен рәхмәтләрен әйтә. Марсель Әхмәтҗановка рәхмәт сүзләрен аның шәкертләре – төрле буын галимнәре дә әйтте, ул дистәләгән аспирант әзерләгән, аларның фәнни җитәкчеләре булган. Юбилярны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, “Туган җир» (“Родной край”) һәм “Безнең мирас” журналлары редакторлары Дамир Исхаков һәм Ләбиб Лерон, хезмәттәшләре, дуслары котлады.

Семинарның фәнни өлешендә күбрәк читтән килгән галимнәр чыгыш ясады. Әзербайҗан Милли фәннәр академиясе М.Фөзүли исемендәге Кулъязмалар институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, филология фәннәре докторы П.А. Кәримов – әзербайҗан кулъязма китабы тарихы турында, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы Үзбәкстанның өр-яңа тарихы буенча координацион-методик үзәк мөдире, тарих фәннәре кандидаты Б.Б. Әминов – Мавәраэннәһердә тимериләр чоры кабер ташъязма истәлекләре хакында, Россия Фәннәр академиясе Дагыстан фәнни үзәге Тарих, археология һәм этнография институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Ш.Ш. Шихалиев – Дагыстанның Кобачы эпиграфик истәлекләре: яңа табышлар турында, Әзербайҗан Милли фәннәр академиясе Низами Ганҗәви исемендәге Әдәбият институты фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты И.М. Османлы – Габдулла Тукайның Нариман Нариманов белән тарихи очрашуы турында, Чаллыдан язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова – “Марсель Әхмәтҗанов – татар шәҗәрәләрен өйрәнүче галим” дигән темага докладлар укыдылар, шулай ук Казаннан Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахуновның “Тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау” дип аталган чыгышы бар иде.

Фәүзия Бәйрәмова Марсель Әхмәтҗановны үзенең рухи остазы, дип атады, күп тарихи хезмәтләрен аның китаплары нигезендә, ул төзегән татар шәҗәрәләренә таянып язылганын әйтте. “Тарихи хезмәтләр язганда, минем

өстәлемдә даими рәвештә ике авторның китаплары тора, алар – Ризаэддин Фәхреддин һәм Марсель Әхмәтҗанов, берсе – дин, икенчесе – фән галиме, – диде ул. – Ризаэддин хәзрәтнең “Асар”ын һәм Марсель абыйның шәҗәрәләр китабын ачып карамыйча, мин язасы хезмәтемә тотынмыйм, чөнки бу олуг галимнәрнең ни әйткәннәре минем өчен бик мөһим. Бигрәк тә төбәк тарихын һәм шәхесләр язмышын ачыклаганда, аларның хезмәтләре алыштыргысыз. Бу ике галимнең дә башкарган хезмәтләре, рухи мирасы гаять зур, гыйлемнәре һәм тырышлыклары таң калырлык, тоткан юллары тайпылышсыз. Ризаэддин Фәхреддин дә, Марсель Әхмәтҗанов та, тарихыбызга һәм шәхесләргә бәя биргәндә, милләт мәнфәгатен беренче урынга чыгаралар.

Филология фәннәре докторы Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗановны мин “Милләткә шәҗәрәләр капкасын ачучы”, дип атар идем. Дөрес, аңа кадәр дә татар шәҗәрәләрен өйрәнүчеләр булды, фәннең бу тармагына Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Сәет Вахиди, Миркасыйм Госманов һәм башкалар зур өлеш керттеләр. Аларның лаеклы дәвамчысы буларак, Марсель Әхмәтҗанов татар шәҗәрәләрен дәүләти күзлектән чыгып өйрәнде, аның хезмәтләре тирән милли идеология белән сугарылган иде. Шул ук вакытта галимнең хезмәтләре гади халыкка да аңлаешлы һәм якын.”

Чыннан да, галим Марсель Әхмәтҗанов – аерым затлы, данлыклы нәселләрнең генә түгел, ә милләт шәҗәрәсен төзүче ул! Ул кат-кат дөньяга чыгарган Кара бәк шәҗәрәсе генә дә ни тора – бөек татар халкының чишмә башы, тарихи нигезе, хәтер күзәнәкләренә кан белән язылган язмышы бит ул – ханнарның ханы Кара бәк! Шулай ук галим икенче сулыш биргән Бикчура хан, Ишмән, Майки би, Гирәет би, нократ татарлары шәҗәрәләре, аның ярдәме белән халыкка кайтарылган 130дан артык нәсел шәҗәрәсе бүген дә милләтебезгә хезмәт итә, үзенең кемлеген аңларга ярдәм итә. Марсель Әхмәтҗанов туплаган рухи мирас – ул төпсез дәрья, әле безнең буыннан соң да бик күпләр бу гыйлем диңгезенә чумып, милли энҗеләр табачаклар. Ул исә милләткә татар халкының бөек тарихын ачты, аны ташка бастырып калдырды, киләчәккә үзенең фатихасын бирде. Рәхмәт сиңа, Галим! Татар фәне һәм әдәбияты Әбүгалисинәсе!

“Тарихи-мәдәни мирас фонды”ның матбугат үзәге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*