enrutat
Баш бит / Милләт турында сөйләшү
Милләт турында сөйләшү

Милләт турында сөйләшү

Чаллы шәһәренең 2-нче татар гимназиясендә язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Гимназиянең актлар залына 8, 9, 10 сыйныф укучылары һәм укытучылар җыелган иде. Сөйләшү темасы да бик җитди – милләт язмышы, Казан ханлыгы басып алынганнан соң татар халкының ниләр югалтуы һәм безнең ничек итеп милләт буларак исән калуыбыз турында зур сөйләшү булды. Фәүзия Бәйрәмова, тарихчы буларак, Казан өчен барган аяусыз сугыш, аның ачы нәтиҗәләре, татарларның ике гасыр буе җимерелгән дәүләтне торгызу өчен көрәшүләре турында фактлар һәм дәлилләр белән сөйләде.

“1552 елда без дәүләтне генә түгел, милләтнең зур бер өлешен – асыл затларны югалттык, ханнарсыз, вәзирләрсез, гаскәрсез калдык… Котыптан кыпчак далаларына кадәр сузылган иксез-чиксез җирләребезне югалттык, рухи мирасны – китапханәләребезне, гасырлар буе тупланган милли архивны югалттык, көчләп чукындыруларга юлыктык, үзебез салган калалардан, зур су буйларыннан кара урманнарга куып кертелдек. Дәүләтсез халык – ул инде кол халык, бер хокуксыз бәндә, аны алда хайван дәрәҗәсендә кара эш, телсезлек һәм динсезлек кенә көтә. Татарлар моны бик яхшы аңлыйлар, үз-үзләрен, милләтне, телне һәм динне саклап калу өчен, үз дәүләтләрен яңадан торгызу өчен гасырлар буе басып алучыларга каршы сугышалар. 16 гасырның икенче яртысы, 17-18 гасырлар – тоташы белән татарның милли азатлык көрәше ул! Шуны онытмагыз!

Адәм баласы чыдый алмаслык шушы авыр шартларда без ничек милләт буларак исән калдык соң? 470 ел бит ул! Башка милләт, чит дин, башка дәүләт басымы астында? Татарны, иң беренче чиратта, ныклы иманы һәм көчле милли рухы саклап калды. Ул, мөселман буларак, көчләп чукындыруга бирешмәде, татар буларак, телен бирмәде, кяфер белән нәселен бутамады, тарихи хәтерен саклады, үзенең дәүләт тоткан халык икәнен онытмады, җай чыккан саен, үз дәүләтен торгызырга омтылды. 1917 елда шулай булды – Милләт Мәҗлесе төзеп, татарлар Идел-Урал штаты игълан итәргә әзерләнделәр. Дәүләтсез шартларда да милләт үзенең бөек шәхесләре тирәсендә тупланып, алар артыннан барды – Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Дәрдмәнд, Садри Максуди, Гаяз Исхакый милләт өчен юл күрсәткеч маяклар булдылар. Татарның милли холкы – гаять тырышлыгы, гыйлемгә омтылуы, матурлыкны яратуы, булдыклылыгы да аңа милләт буларак сакланып калырга ярдәм итте. 1990 елда, Декларацияләр кабул итеп, референдумнар уздырып, Татарстан үзенең мөстәкыйльлеген игълан итте, бу да милли дәүләтчелеккә бер адым иде. Шул вакытларда йөзләгән милли мәктәпләр, меңләгән мәчетләр ачылды, милләт биш гасырда югалтканнарын берәм-берәм кире кайтара башлады.

Әмма замана җилләре тагы милләтебезгә каршы исә, телебезгә һөҗүм кара давыл булып өстебезгә килә, милли республикаларның язмышы кыл өстендә тора. Мондый хәвефле чакта милләт язмышы һәрберебездән тора. Минем бөтен өметем – менә шушы залларны тутырып утырган татар яшьләрендә, милләт язмышы өчен көрәш алар кулына күчә. Татар мәктәпләрендә белем алган, милли рухта тәрбияләнгән иманлы бу татар балалары без эшләп бетермәгәннәрне дә эшләп бетерәчәк, Аллаһ теләсә! Безнең буыннан сезгә васыять-амәнәт – туган телебезне саклагыз, динебезне бирмәгез, үз милләттәшәләребез белән генә гаилә корыгыз, бөек һәм фаҗигале тарихыбызны белегез, дәүләтле халык булуыгызны онытмагыз, үз дәүләтебезне торгызу өчен көрәшегез!”

Соңыннан Фәүзия Бәйрәмова сорауларга җавап бирде, милли шигырьләрен укыды, гимназия китапханәсенә үзенең китапларын бүләк итте. Шунысын да әйтергә кирәк, Чыңгыз Айтматовның әнисе турында “Ана” китабын татар теленнән рус теленә Фәүзия ханымның улы тәрҗемә иткән, ул да шушы татар гимназиясен тәмамлаган. Язучы белән алдагы очрашуны шушы китап буенча уздырырга килешенде. Чаллы шәһәрендә яшәүче язучылар һәм галимнәр белән очрашулар, шушы форматтагы ачык дәресләр алга таба да үткәреләчәк.

(“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге)

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*