tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милләт җыены”на танылган милләттәшләребез килә
“Милләт җыены”на танылган милләттәшләребез килә

“Милләт җыены”на танылган милләттәшләребез килә

28-31 август көннәрендә Татарстан башкаласы Казан шәһәренә бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез җыела. Татар конгрессы тарихында “Милләт җыены” беренче тапкыр һәм ул ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Әлеге чарага Россиянең 70кә якын регионыннан, шул исәптән Татарстаннан да татар оешмасы җитәкчеләре һәм җирле татар активы киләчәк. Кызганычка каршы, дөньяда барган коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлеге җыенга чит илдәге милләттәшләребез Zoom-конференция режимында гына кушылачак. Чарага илкүләм һәм дөньякүләм танылу алган милләттәшләребез дә көтелә. Алар арасында Россиянең теннис Федерациясе президенты Шамил Әнвәр улы Тарпищев; очучы, Россия Федерациясе каһарманы  Дамир Касыйм улы Йосыпов; галим, Россия фәннәр академиясенең П.П.Ширшов исемендәге Океанология институты фәнни җитәкчесе Роберт Искәндәр улы Нигъмәтуллин; җиңел атлетика буенча олимпия чемпионы Гөлнара Искәндәр кызы Галкина-Самитова; җәмәгать эшлеклесе, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Җәлилова Чулпан Муса кызы; Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин; Төмән шәһәренең нейрохирургия Федераль үзәгенең баш табибы Суфиянов Альберт Әкрам улы; Калининградта яшәүче милләттәшебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Исмәгыйль улы Биктеев һ.б.

29 август көнне 13:00 сәгатьттә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Милләт Җыены”ның пленар утырышы узачак, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның катнашуы да көтелә. Чараның туры эфирын “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы (https://tatar-inform.tatar) һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” (https://tatar-congress.org ) сайтларында карый аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*