enrutat
Баш бит / Милләтнең нигезе – гаилә
Милләтнең нигезе – гаилә

Милләтнең нигезе – гаилә

Апрель аеның 18-20 көннәрендә Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды үтте. Корылтай шигаре итеп Габдулла Бубый сүзләре билгеләнде : “Милләтнең нигезе – гаилә, гаилә нигезе — хатын”.
Киров өлкәсеннән делегат булып Малмыждан Ләйсән Әһлиева, Уржум районыннан Флюра Гәлләмова, Сосновкадан Линура Хаматдинова, Вятка Аланыннан Әлфия Фәләхетдинова һәм Шәмсия Хәлимова катнаштылар.

Җентекле әзерлек

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына әзерлекне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бик күптәннән башлаган иде. Эш нәтиҗәсе күз алдыбызда — бар яктан уйлап, җентекләп төзелгән программаның бер генә дә буш, мәгънәсез минуты булмады. Бу “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың эш алымы. Без, “Ак калфак” оешмасында эшләүчеләрне җыйганда ул һәр чараны хатын-кыз психологиясен тирәнтен белеп әзерли: каршы алу, оештыру ягыннанмы ул, чараның эчтәлеге, аның карар күзгә матур, зәвыклы булуымы – вакчыл хатын-кыз күзлегеннән чыгып та тел-теш тидерерлек булмый. Һәм иң мөһиме: без һәрвакыт алга таба үз эшебездә куллану өчен файдалы әйбер табабыз.

Оештыру ягына килгәндә, беренче аңа тукталам, чөнки эш башы кунакларны каршы ала белүдән башлана. Ә кунак дигәннәре биш йөздән артык һәм алар Татарстанның үзеннән, Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән, шул исәптән ерак Австралиядән дә. Булдырдылар, ә нинди дә булса аңлашылмаучанлык килеп чыкса, тиз ара җай гына хәл ителде.

Читкә тибәрмибез

Беренче көн Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән танышудан башланып китте. Аны безгә Татарстан Фәннәр академиясендә Фәннәр академиясенең вице-президенты профессор Дания Заһидуллина тәкъдим итте. Үсеш стратегиясе эскизы татар дөньясы өчен яңалык түгел. Милли Шура рәисе Васил Шәйхрәзиев барлык Россия регионнары вәкилләре белән очрашып, эскиз белән таныштырды инде. Без, җирле татар иҗтимагый оешмалары, аны үз арабызда уртага алып сөйләштек, тәкъдимнәребезне әйттек.

Киров өлкәсе татарлары конгрессы, читтә яшәүче татарлар мәнфәгатен кайгыртып, үзен татар дип таныган һәр кешене, татар телен белү-белмәвенә карамый, кадерләргә чакырды. Үзебезнекеләрне читкә тибәрәсе түгел, якты йөзле булыйк, тартылсын безгә кеше, җанына сихәт алсын, халкым минем дип күзләреннән яшь чыксын, шулчак милли хисләре шытып чыгар, татар булып татар халкына ихластан хезмәт итәр! Ә эш башы дип мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүне әйтәбез.

Балалар юатты

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары, Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдименнән соң, ун төркемгә бүленеп, Казанның балалар бакчаларына таралды. Балалар бакчаларына зур-зур делегацияләрне кабул итәргә әзерләү бик мәшәкатьле эш икәнлеге аңлашыла. “Ак калфак” оешмасының Казан шәһәре бүлеге әзерлек эшләрен шулай ук бик күптәннән башлаган иде инде. Без Казан шәһәре Совет районы “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 40нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясендә булдык. “Балалар бакчаларында милли тәрбия бирү алымнары” дигән программа программа берничә өлештән тора иде. Бик оста итеп куелган “Каз өмәсе”, “Ярминкә”, “Сабантуй” күренешләрен карадык, юаткычлар, бишек җырлары тыңладык, такыя үрүне күрдек.

Казан балалар бакчасы безгә халкыбыз яшәешенә борынгыдан кереп калган йолаларны балалар уены аша күрсәтеп, ерак бабаларыбыздан калган көнкүреш тәртипләрен яшәештән тибәрми, заманга яраклаштырып, милли мирас буларак сакларга өндәде. Миллилек монда бар тарафта иде. Татарлар гына түгел, башка милләт балалары да чарада үз телләрендә чыгыш ясадылар. Күңелгә бигрәк тә кечкенә генә үзбәк кызының “Җаным, Үзбәкстаным!” дип шигырь сөйләве ятышлы булды.

Балалар бакчасының коллективы турында аерым сүз. Тәрбияче апалары бар да шул кадәр матурлар, барсы зифа буйлы, әйтерсең, аерым сайлап алынган. Ә бакча мөдире, Фирдания Зарифуллинага килгәндә, чынында андый мөдир күргәнем юк иде. Ул үзе бар эшләрне башлап йөрүче генә түгел, уртасында кайнаучы! Җыр икән – башлап җырлаучы да!

Болар барсы бер тында үтте. Балаларны шул кадәр яхшы итеп әзерләгәннәр. Моңа ни кадәр тырышлык кирәк булганын балалар белән эшләүчеләр үзләре генә беләдер! Шәхсән үзем нәрсәләргә игътибар иткәннәргә килсәк, балаларның чыгыш эчтәлегенә туры китереп бик оста итеп тегелгән киемнәрен атар идем. Чара, бигрәк тә балалар куйганда һәм балалар өчен булганда, тамаша кылырлык, игътибарны җәлеп итә торган җете матур һәм төсле булса, күңелгә кереп кала торган була, киемен ошаткан бала үзе дә иркен уйный. Кайткач, үзебезнекеләргә күрсәтәм дип, видео язмалар төшердем. Кадрия ханым оештыра торган чаралар шунысы белән кадерле, без һәрвакыт кулга тотып эшләрлек бихисап күп эш үрнәкләре күрәбез.

Бу көн Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Татар кызчыгы – 2019”, “Татар малае – 2019” бәйгеләренең финалы белән тәмамланды. Чыгыш ясаган һәр бала өчен җан атып утырдык дисәм, артык булмас. Янымда утырган олы яшьтәге бер ханымның татарча матур итеп сөйләшә торган Казан балаларын күргәч, күңелләре тулды. Соңыннан, кулларымны кысып тотып, “Болай булгач, татар теле бетми!” – диде.

Йөз елдан соң да

19 апрельгә корылтайның пленар утырышы билгеләнгән иде. Ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтте. Филармониянең ишегеннән керүгә безне татар халкының хатын-кызлары өчен әһәмияткә ия булган күргәзмә каршы алды. Барлык кирәк-яракларны алу мөмкинлеге тудырылган иде. Чыгышларга килгәндә, беренче чиратта, сүз тарих фәннәре кандидаты Тәэминэ Биктимеровага бирелде. Галимә ханым татар хатын-кызларының Россия күләмендә беренче съезды турында мәгълүмат белән таныштырды. Ул 1917 елда булган. Сәхнәдә зур экранда беренче съезд делегатлары фотосы тору нык тәэсир итте. Барысы калфактан. Яулык бәйләмәү ул вакыт өчен шактый кыюлык сораган. Ә бу татар хатын-кызлары милләт дип кайгырткан, йөз елдан соң да милләт дип борчылабыз. Быелгы съездның II дип билгеләнүе бик тә дөрес дип саныйм, чөнки без татар хатын-кызларының үз тормышыбыз, үз милләтебез өчен тырышу-көрәшүнең дәвамлы булуына тагын бер кат инанып, горурланып кайттык, тарихи хәтеребезне яңарттык.

Сәхнәгә “Ак калфак” I Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең 7 җиңүчесе күтәрелде. Туташларыбызга нибары 16-17 яшь булуына карамастан, съезд делегатлары итеп сайланганнар. Алар бу мәртәбәле дәрәҗәгә үз хезмәтләре, тырышлыклары белән ирешкән. 7 регионнан катнашкан 70 кыз арасыннан сайланып алынганнары бу дәрәҗәгә лаек булганнар. Туташларыбыз Россия рәссамнары берлеге әгъзалары: Луиза Фәсхетдинова чиккән калфаклар һәм Айрат Шәмсетдинов ясаган көмеш алкалар белән бүләкләнде. Гран-при иясе, Биектау кызы Әдилә Зиннәтуллина, көмеш бизәнү эшләнмәләре җыелмасына лаек булды.

“Ак калфак” оешмасында җигелеп эшләүче хатын-кызларны билгеләп үтү, төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшыру озаккарак сузылды, әмма аларның һәркайсы корылтай хәтле корылтайның игътибарына лаек иде. Бүләкләнүчеләр арасында танышларым бик күп, күбесе “Ак калфак” җитәкчеләре. Аларның үз хезмәтләреннән тыш, өстәмә эш алып милләт, өчен тырышулары хөрмәткә лаек. Шулар арасында аерып Оренбург ягы татар хатын-кызлары оешмасын җитәкләүче Альбина Әбсәләмованы атыйм. Оренбург өлкәсендә без күчмә утырышта булып, Альбина ханымның мамык шәл бәйләүне дәрәҗәгә күтәреп, гаилә-гаилә белән кешеләрне эшле иткәнлеген күреп кайткан идек. Корылтайда аңа сүз бирелде, Кадрия ханым исә бар кешегә җирле кәсепләрне барларга тәкъдим итте.

Кечкенәдән нинди дә булса һөнәргә өйрәтелгән бала алга таба тормышта үз юлын таба. Бу уңайдан бездәге Сасмак авылы “Сүнмәс дәрт” ансамблен атарга була. Алар оныкларын йон эрләргә өйрәтте, авылларында элек булган сарык йоныннан юрган сыруны торгызды. Дөрес, әлегә, аны бары тик сәхнәләштереп, җырга үреп, халыкка чыгардылар. Әмма эшләре Киров өлкәсендә беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә үткән “Нәүрүз мәбарәк бад!” фестиваль конкурсында мәртәбәле жюри тарафыннан беренче урынга лаек дип табылды.

Әлбәттә, тел мәсъәләсе корылтай кысаларында күтәрелми калмады. Гомумән, корылтайның һәрбер чарасы туган телебезгә багышланган иде. Бар татарга үрнәк гаилә татар зыялылары Гыйләҗевлар нәселе белән танышу ни тора! “Әкият” курчак театрында үткән “Калфак туе” чарасының алар төп бизәге булды. Шул ук көнне кич Камал театрында драматург Мансур Гыйләҗевның әсәре буенча “Исәнмесез!” спектакле премьерасы булды.

Режиссер Фәрит Бикчәнтаев татар арасында да булган яман хәлләрне сәхнәдән кызганыч та, көлкеле дә итеп күрсәтте. Бу ике көндә программа кысаларында төрле мәгариф һәм мәдәният учакларында булу да үзе ни тора: “Әкият” Татар Дәүләт Курчак Театры, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Казан шәһәре балалар бакчалары.

Көтелмәгән бүләк

Татар төрле шул. Җәмгыятьтә нинди чир бар, барсын җыябыз. Моны күреп, үзебездән көлә беләбез икән, димәк, сәламәт акылда булуыбызга өмет бар.
Санкт-Петербургтан килгән делегат Нурзия ханым Кашапова белән шактый сөйләшеп утырганнан соң да өмет бар дигән фикергә килдек. Нурзия ханым башта съезд эшеннән бик үк риза түгел дип белдерде. Чыгыш ясаучылар әз булды, әйтер сүзе булган кешеләр бар иде диде. Без исә, Киров өлкәсе татарлары делегациясе, моның белән килешмәдек. Без, “Ак калфак”та җигелеп эшләүчеләр, ел буена күчмә утырышларда очрашып торабыз, нинди сорау туа, шул очрашуларның пленар утырышларында уртага салып, иркенләп сөйләшәбез. Милли хәлгә караган бер генә теманы да читләштергән юк, дидек. Аннан, үз эшләребез белән таныштырдык. Менә шуннан соң, Нурзия ханым, сокланам, өмет бар диде.

Ә аның белән бергә килгән Роза ханым Чеснакова безгә көтелмәгән бүләк бирде. Роза ханым, татарлар яши торган җирдә имәннәр үссен дип, корылтайга имән чикләвекләре шыттырып алып килгән. Соңгы көн җитсә дә, ул аларны беркемгә дә тапшыра алмаган иде. Безнең эшләр белән танышып, аңа өстәп Иске Пенәгәр авылында Зиятдин хәзрәт белән яшь табиб Марат Гыйләҗев авыл тавындагы борын заманда үскән имәнлекне яңарта башладылар да дигәч, ул булачак имән шытымнарын тартмасы белән безгә бирде.

Икенче тартма да безгә тиде, ансында кәстәнә шытымнары иде. Кайтып җитүгә, 21 апрель көнне, Санкт-Петербург татарлары бүләге дип, без аларны Зиятдин хәзрәткә тапшырдык. Шул ук көнне хәзрәт Марат белән бергә төньяк башкаладан килгән имән шытымнарын тау башына утырттылар. Бүләкнең бер өлеше авыл халкына өләшенде.
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды безнең өчен булачак имәнлек белән тәмамланды. Татар бетми, аның зыялы затлары бар, халкым имән күк нык тамырлы!
Шәмсия Хәлимова, Киров өлкәсе

Шәмсия Хәлимова,
Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*