tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли хәзинә ничек туплана
Милли хәзинә ничек туплана

Милли хәзинә ничек туплана

“Туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, күңел җәүһәрләребезне яшь буынның күңел түренә җиткерү – безнең бурыч“,– дияргә яратабыз. Тик бу юнәлештә максатчан эшләүчеләр генә аз. Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге тарафыннан тәүге кат оештырылган “Тамчы бөртекләре”  кичәсе әлеге юнәлештә нәтиҗәле адым булды.

Яңа буын үсәр “уянып”

Бәйрәмгә килүчеләрне фойеда ук татар рухы, көйләре, татар халык ашларыннан әзерләнгән өстәл, милли бизәкләр күргәзмәләре каршы алды. Гомер буе китапханәдә эшләп, кулыннан энә-җепне төшермәгән, инде республика күләмендә танылу алган чигү остасы Гүзәлия Гобәйдуллинаның иҗат җимешләре күз яуларын ала; балалар сәнгать мәктәбенең сувенирлары, батиктагы милли бизәкләре; укучылар иҗатыннан балалар һәм яшүсмерләр йорты махсус оештырган күргәзмәләре дә карап туймаслык иде.

Бүгенге чараның олы кунагы –  Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова кичәне ачып җибәрде;  үзенең мөлаем карашы, төз гәүдәсе, зәвыклы милли киемнәре, зирәк акылы белән тамашачыны авызына каратты. Мамадышның “Бәләкәч“ балалар бакчасында, өченче санлы татар мәктәбендә булган очрашулар турында җылы тәэсирләр белән сөйләде, җирле “Ак калфак“ оешмасының эшчәнлеген югары бәяләде. Аның милли тәрбияне ана карынында ук башлау, татар рухын саклауның әһәмияте турында саллы фикерләре белән килешми мөмкин түгел.

Җанның матурлыгы – сәхнәдә

Балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр тарафыннан әзерләнгән театраль тамашаларны бәяләргә мәртәбәле жюри гына түгел, әби-бабайлары,  әти-әниләре, абый-апалары да зал тутырып килгән иде, һәр чыгышны алкышларга күмделәр. Ландыш” “Җәнлекләр маҗарасы”, ”Кояшкай” ”Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр”, “Бәләкәч“ ”Кәҗә белән сарык”, ”Аленушка” ”Чукмар белән Тукмар”, “Теремкәй” ”Шалкан” әкиятләрен тәкъдим итте. Бердәмлеккә, татулыкка, зирәклеккә, яхшылыкка өндәгән нинди матур әкиятләребез бар безнең!

–Әлеге “Театрлы нәниләр” бәйгесе башта шәһәребез балалар бакчаларында узды. “Ак калфак“ җитәкчесе Рузалия Ибраһимова, район мәдәният йортының курчак театры режиссеры Айназ Нургалиев һәм мин бу арада нәни әртистләр чыгышын карап рәхәтләндек. Барысын да энә күзеннән үткәреп,  җентекләп карап чыктык. Бишесе район турына узды һәм без бүген аларның иҗат җимешләрен бергәләп бәяләдек. Әлеге чарага 300дән артык кеше тартылды. Нәни артистларыбызның бөтен кыланмышларын туры китереп оста, саф татар телендә чыгыш ясауларын күрү – зур шатлык, горурлык, бу юнәлештә алга таба да бергәләп эшлиячәкбез. Жирле телевидениедә махсус тапшыру оештыру уебыз да бар, – ди гомерен мәктәпкәчә мәгарифтә эшләүгә багышлаган педагог, һәвәскәр артист, бүген “Ак калфак“ның балалар бакчалары белән эшләүче җитәкчесе Луиза Мисбахова.

Беренче урынны “Аленушка”, икенчене – “Кояшкай”, “Бәләкәч”, “Ландыш”, өченчене “Теремкәй” балалар бакчалары коллективлары яулады, 8 номинациядә иң оста башкаручылар да билгеләп үтелде. Үз рольләрен искиткеч оста башкарган Әби белән Бабай, урманны янгыннан саклап калышкан батыр Куян кызы, күзәтүчән Акбай, зирәк Кәҗә белән Сарык, куркак Бүреләр – барысы да истә калырлык булды. Шулай, егетләр, сабыйларыбыз без өйрәткән рольгә бик тиз керә, “Алтыдагы – алтмышка!“ – дип, белми әйтмәгәннәр, балачакта алган тәрбияне, соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

Киемнәрдә  – милли рух

Татар хатын-кызларынын киемнәрендә милли бизәкләребезне чагылдырган кул эшләре район бәйгесен “Ак калфак“ район балалар һәм яшүсмерләр йорты белән бергәләп игълан иткәннәр иде.  Ниһаять, нәтиҗәләр билгеле! Аңа да шушы сәхнәдә зурлап йомгак ясадылар, җиңүчеләрне бүләкләргә күмделәр.

Беренче урынны яулаучылар:

“ Күкрәкчәләр” номинациясе

  • Гүзәл Насыйбуллина, Келәүш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы;     “Халкыбызның бизәкле киемнәре”
  • Таңсылу Мөхлисова, Урта Кирмән урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы;

“Яшь  кызлар калфагы”

  • Регина Ганиева, беренче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе;

 “Зәвыклы калфаклар”

  • Әминә Минниязоав, Усали урта гомумбелем бирү мәктәбе;

 “Балалар калфаклары

  • Гүзәл Алексеева, Шәдче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы;

“Калфаклар”

  •  Садриевлар гаиләсе, беренче номерлы  урта гомумбелем бирү мәктәбеннән;

“Көнкүреш әйберләренә дизайн”

  • Диләрә Мөхәммәдиева, беренче санлы  урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы.
  • Конкурста актив катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр, диплом һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.

Тамашада Гөлназ Гыйниятова җитәкчелегендәге “Зиләйлүк” вокаль, Бөтенроссия күләмендә уздырылган татар халык уен кораллары бәйгесе җиңүчесе “Сандугач”  халык уен кораллары (җитәкчесе Фарил Дөлмиев үзе генә дә искитмәле чыгыш ясады), “Урагай“ керәшен фольклор һәм Лариса Ситдыйкованың балалар бию ансамбльләре, үзешчән артистларыбызның чыгышлары нур өстенә нур булды. “Нократ дулкыннары“ җирле радиосы журналист-дикторы Айгөл Әхмәтшина кичәне кызыклы итеп алып барды. Җинүчеләрне “Ак калфак“лылар Кадрия Идрисова, Рузалия Ибраһимова, Әлфия Сингатуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Мамадыш районы жирлеге ижтимагый оешмасы җитәкчесе, күренекле җырчы Гөлнәзирә Талипова, “Ялкын“ журналының әдәби редакторы Ләйсән Фәйзуллина балалар – яшүсмерләр йорты методисты Миләүшә Нотфуллина, режиссер Айназ Нургалиев кайнар тәбрикләделәр. Милләтпәрвәрлек юлында һәркемнең хезмәтен күрү, бәяләү, горурлык хисләрен арттыру, үсендерүнең матур алымы булды бу. Зал белән бергә башкарылган  “Туган тел” җыры һәркемне яңа эшләргә рухландырды.

–Әйе, баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган тел. Телләре ана теле белән ачылсын, аралашу ана телендә булсын иде. Бары шул вакытта гына, телебез сакланачак һәм милләт теле булып калачак. ”Үз телен хөрмәтләгән халыкны, хөрмәтлиләр”, –  дигән гыйбарә бүген дә актуаль. Татар милләтен, рухын, мәдәниятен, сәнгатен саклап калудагы ниятебез изге, гамәлләребез ихлас, иншалла, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас,– дип йомгак ясады бүгенге бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче, улы Илшат белән бергәләп иганәче дә булган  күренекле эшмәкәр, “Ак калфак“ җитәкчесе  Рузалия Ибраһимова. Мамадыш “Ак калфак“лылары яңарыш рухы, шундый матур омтылышлар белән алга таба кыю атлый.

Алсу Спиридонова

Рәсемнәрдә: Гүзәлия Гобәйдуллинаның чигешләре янында; “Шалкан“; керәшен дуслар сәламли; кәҗә белән сарык; кул эшләре бәйгесендә беренчелекне яулаучылар; әлеге бәйгедә гран-при яулаган Таңсылу Мөхлисова; финал

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*