tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда иң лаеклы “Татар кызы” белән “Татар егетен” сайлаячаклар
Казанда иң лаеклы “Татар кызы” белән “Татар егетен” сайлаячаклар

Казанда иң лаеклы “Татар кызы” белән “Татар егетен” сайлаячаклар

23 март көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Татар кызы-2015” һәм “Татар егете -2015” Казан шәһәре бәйгесенең финалы узачак.

Бәйгедә югары сыйныф укучылары татар телен, милли гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын һәм сәнгатен белүдәкөч сынашачак. Анда җиде егет һәм җиде кыз катнашачак.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, бәйгедә кызлар арасында “Сылу кыз-2015”, “Уңган кыз-2015”, “Сөйкемле кыз-2015”, “Ягымлы кыз-2015”, “Зирәк кыз-2015”, “Зыялы кыз-2015” һәм егетләр арасында “Баһадир егет-2015”, “Зыялы егет-2015”, “Оста егет-2015”, “Җитез егет-2015”, “Уңган егет-2015”, “Ватанпәрвәр-2015” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

“Татар кызы” бәйгесе узган елны беренче тапкыр Русия күләмендә узды. Башкортстаннан Алинә Гыйззәтуллина 20 кыз арасыннан бу бәйгедә җиңеп чыкты.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*