tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханә «Кабан күле серләре китапларда саклана» дигән экскурсия үткәрде
Милли китапханә «Кабан күле серләре китапларда саклана» дигән экскурсия үткәрде

Милли китапханә «Кабан күле серләре китапларда саклана» дигән экскурсия үткәрде

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе башкала халкы һәм кунаклары өчен Казан шәһәренең Кабан күле яр буенда экскурсия оештырды.

Казанның бизәге һәм горурлыгы булган Кабан күле күпсанлы легенда-риваятьләр, табышмаклар, уйдырмалар белән бәйле һәм күп сораулар әлегә кадәр җавапсыз кала. Романтиклар өчен төп мәсьәлә ханнар казнасы язмышы булса, прагматикларны күлнең киләчәге һәм аның экологиясе борчый.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Кабан күле турында шактый күп язмалар, документлар, китаплар, көндәлек матбугат басмалары, шул исәптән революциягә кадәр Казан губернасында нәшер ителгән газета нөсхәләре саклана. Экскурсия дә нәкъ менә әлеге документларда язылган мәгълүматка нигезләнеп алып барылды. Милли китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге мөдире Асия Кирам кызы Махнина Кабан күле серләре пәрдәсен ачып, күлнең үткәнен һәм бүгенгесен бик тәфсилле итеп сөйләде. Экскурсия барышында Габдулла Тукайның, Филипп Пираевның Кабан күленә багышланган шигырьләре, Каюм Насыйри әсәрләреннән, Рафаэль Мостафин хезмәтләреннән өзекләр яңгырады. Әлеге чарада барлыгы 80нән артык кеше катнашты. Асия Кирам кызы экскурсиядә катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә китап укырга килергә киңәш итте.

Экскурсия барышында китапханәләргә йөрүгә ихтыяҗы һәм теләге булган кешеләргә Татарстан Республикасының бердәм укучы билетлары тапшырылды.

kitaphane.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*