tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли китапханә Татарстанның иң эре мәдәни оешмасы һәм иң зур аралашу мәйданы булачак»
«Милли китапханә Татарстанның иң эре мәдәни оешмасы һәм иң зур аралашу мәйданы булачак»

«Милли китапханә Татарстанның иң эре мәдәни оешмасы һәм иң зур аралашу мәйданы булачак»

Милли-мәдәни үзәк бинасында урнашачак Милли китапханә Татарстанның иң эре мәдәни оешмасы һәм иң зур аралашу мәйданы булачак. Бу хакта әлеге бинада узган беренче матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Мәдәни үзәкне милли китапханәгә үзгәртү проекты «Хора» бюросы архитекторлары һәм Н. Некрасов исемендәге Мәскәү үзәк китапханәсе хезмәткәрләренеке. Хәзер биредә ике уку залы булачак. Беренче каттагысы — яңа буын китапханәсе, биредә яшьләр һәм балалар өчен музыка, компьютер заллары һәм башка уңайлыклар каралган.

Икенче каттагы классик типтагы китапханәдә төрле өлкәләргә кагылышлы 150 мең нөсхә документ тәкъдим ителәчәк.

‌Конференциядә мәдәният министры Ирада Әюпова сирәк китаплар күрсәтеп, аларны халыкка якынайтырга кирәк дигән фикерен әйтте һәм Туфан Миңнуллинның Татарстан Дәүләт Советындагы соңгы чыгышын искә алды. «Ул чакта Туфан Абдулла улы мәдәниятнең хәле турында ачынып сөйләде һәм ул чакта миңа оят булса, хәзер горурланып сөйләрлек эшләребез бар» — диде министр. Шундый эшләрнең берсе итеп яңа милли китапханәне атады.

Җыелышта милли китапханәнең яңа җитәкчесе сыйфатында Мәдинә Тимерҗанова, министр урынбасары сыйфатында Сөембикә Җиһаншина катнашты.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*