tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли-мәдәни үзәк исеме «Казан шәһәренең музей комплексы» дип үзгәртелде
Милли-мәдәни үзәк исеме «Казан шәһәренең музей комплексы» дип үзгәртелде

Милли-мәдәни үзәк исеме «Казан шәһәренең музей комплексы» дип үзгәртелде

«Казан» Милли-мәдәни үзәгенең исеме «Казан шәһәренең музей комплексы» дип үзгәртелде. Башкарма комитетның шул хактагы карары мэрия сайтында урнаштырылган документлар җыентыгында дөнья күргән.

«”Казан” Милли мәдәни үзәге“ муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең атамасын „Казан шәһәренең музей комплексы“ Муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе дип үзгәртергә», – диелә Башкарма комитет башлыгы Денис Калинкин имзалаган карарда.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 июньдә «Казан» Милли-мәдәни үзәгендә алып барыла торган реконструкция эшләренең барышын тикшерде, анда ТР Милли китапханәсен ачу күздә тотыла. Президентка шулай ук реставрация ясалган «Хөррият» сынын да күрсәттеләр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*