tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Дамир Йосыповка һәм аның әти-әнисенә рәхмәтләр җиткерде
Милли шура рәисе Дамир Йосыповка һәм аның әти-әнисенә рәхмәтләр җиткерде

Милли шура рәисе Дамир Йосыповка һәм аның әти-әнисенә рәхмәтләр җиткерде

Хөрмәтле  Дамир Касыйм улы!

Татар халкында “Батыр егет – ил күрке” дигән мәкаль бар. Чын мәгънәсендә бу, Дамир әфәнде, Сезнең турында. Кыюлыгыгыз, тиз арада дөрес чишелеш таба алуыгыз нәтиҗәсендә Сез Airbus A321 очкычындагы 226 пассажирның һәм экипаж әгъзаларының гомерләрен саклап калдыгыз.

Сез илебездәге һәр кеше өчен үрнәк, үз профессиягезгә тугры булып, хезмәтегезнең җаваплылылыгын тоеп, чын мәгънәсендә зур батырлык күрсәттегез. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә һәм гаиләгезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.  Көннәребез имин, күкләребез гел аяз булсын. Татар халкы Сезнең белән горурлана.

Хөрмәтле Касыйм Камил улы һәм Минзилә Абделхай кызы!

Илебез күгендә батыр татар егете Дамир Йосыпов йолдызы кабынды. Әлбәттә, баласының сөенечләре, көенечләре өчен дә иң беренче чиратта әти-әнисе шатлана, әти-әнисе борчыла. Двигателе сүнгән Airbus A321 очкычын җиргә төшереп утыртып, Дамир Йосыпов 226 пассажирның һәм экипаж әгъзаларының гомерләрен саклап калды.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезгә шушындый батыр ир-егет үстерүегез өчен зур рәхмәт белдерәбез. Дамир Йосыпов – илебездәге һәркем өчен үрнәк. Аның үз хезмәтенә тугрылыклы, җаваплы булуы гаиләдә алган тәрбиянең нәтиҗәсе икәненә шигем юк. Әтисенең эшен дәвам итүче батыр очучы, Сызрань шәһәрендә милли-мәдәни автономия оештыруда һәм аның эшчәнлегендә катнашкан Дамир Йосыпов белән татар халкы горурлана.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                     В.Г. Шәйхразиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*