tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Фатих Кәрим һәлак булган урында куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Фатих Кәрим һәлак булган урында куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Фатих Кәрим һәлак булган урында куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салды

Бу көннәрдә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Калининград шәһәрендә. Эш сәфәре программасы Багратионовский районының Владимирово бистәсендә урнашкан музей белән танышуны үз эченә алды. Анда Татарстан кунаклары күренекле татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган экспозицияләр карады.

Музейда шагыйрьнең кызы Ләйлә Фатиховна шәхси архивыннан фоторәсемнәр, әтисенә фронтка җибирелгән оригиналь документларның күчермәләре саклана.

Милли Шура рәисе бүгенге чараларның Советлар Союзы Герое Хаким Биктиевның визитыннан һәм татар халкының улы Ф. Кәрим музеенда булуыннан башлануына бик шат булуын ассызыклады. Бүген музейга “Татарстан Республикасы” китабы тапшырылды.

Аннары делегация Садовое бистәсендә Фатих Кәримнең һәлак булу урыны янында  куелган истәлек билгесенә китте. Биредә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Исегезгә төшерәбез, 1945нче елның 19нчы февралендә Кенигсберг шәһәрен һәм крепостен штурмлау вакытында шагыйрь батырларча һәлак була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*