tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли тәрбия игътибар үзәгендә
Милли тәрбия игътибар үзәгендә

Милли тәрбия игътибар үзәгендә

Киров өлкәсе Вятка Аланы районы Урта Шөн  клубында халыккка авыл мәктәбе унынчы сыйныф  укучылары тарафыннан  тәкъдим ителгән концерт “Җирдә сибелгән татарның газиз балалары без” дип аталган иде һәм бу тиккә түгел. Урта Шөн урта мәктәбе 2014-2015 елларда өлкә күләмендә тормышка ашырыла торган «Создание единого социально-образовательного процесса и непрерывной системы духовно-нравственного воспитания в условиях сельского района» инновацион мәйданчык эчендә “Этнопедагогика” секциясен җитәкли. Аларның максаты – балаларда милли үзаң тәрбияләү. Шуңа күрә дә татар  теленә, халыкның милли костюмына, җыр-биюенә игътирам тәрбияләү концерт  программасының үзәгендә торды.

Әйе, Шөн ягында татарның сибелгән  бер төркеме яши. Татар җанлы булып гомер итә алар. Балаларга мәктәптә татар җанлы укытучылар белем бирә.

Тәрбия эше исә, кайсы гына юнәлешен алма, гаилә белән тыгыз элемтәдә алып барыла, -диде  мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, әлеге  сыйныф җитәкчесе Ойзилә Исмак кызы Муллагалеева. – Концертта әти-әниләр үз балалары белән бергә катнашты.

Репетицияләргә йөрү,сәхнәгә чыгар алдыннан бергә дулкынлану балаң белән бер дулкында буласың дигән сүз.

Концерт барышында менә, бу бик әйбәт чыгыш ясады дип кемне дә булса аерып атау мөмкин түгел. Залдагы тамашачы, ә авыл клубы ул көнне тулы иде, һәркемне үз баласы  күк итеп  кабул итеп, көчле алкышларга күмде.

Шәмсия Хәлимова, Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*