tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан егетләре”н Тубылда басып алкышладылар
“Казан егетләре”н Тубылда басып алкышладылар

“Казан егетләре”н Тубылда басып алкышладылар

Концертның беренче өлешен  тубыллылар сынап карадылар. Ниндидер киеренкелек, дулкынлану сизелгән сыман булды.   Әллә инде Артур МинҺаҗев белән Марат Галимовны искә төшереп утыралар дигән уй  кергән иде.

Энергияләре ташып торган яшь җырчылар  “Синтез”мәдәният сараеның концерт залындагы тамашачыларның мәхәббәтен тиз арарда яулап та алдылар. Яңа составта  “Казан егетләре” башкаруында ретро җырлар “Чайкала иген кырлары”, “Өммәгөлсем”, “Җомга”, ”Биргәнсең син миңа” өлкән яшьтәге тамашачыларны яшьлек елларына алып кайттылар.  Оста,заманача  эшләнгән аранжировка, көй, моң, халык җырлары безне үткән заманага алып кайттылар. Программага бу җырларны кертү, артистларның киенү стильләре, тамашачылар белән тыгыз элемтәдә булулары  отышлы булды.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай  “Туган тел” шигырендә туган теленә булган хөрмәтен матур, үткер әйтә белгән сыман, егетләр дә “Туган тел”җырын тамашачылар белән бергәләп, матур башкарып, концертны мәгънәле, милли рухта дәвам иттеләр. “Туган тел”не тамашачылар басып җырладылар, җыр тәмамлангач   артистлар сәхнәдән  татар телен, мәдәниятебезне, гореф-гадәт йолаларыбызны саклап калырга  чакырдылар. Тубыллылар басып Айдар Әгъламовны, Илнат Фәрхуллинны, Фәнил Фәйзуллинны алкышладылар. “Казан егетләре” концертында катнашучы яшь җырчы Зәрина башкаруында җырлар да тамашачыларның күңеленә хуш киле.  ”Эх, сез егетләр“, “Эх, сез матур кызлар”, “Миләүшә”(Марсель Галиев сүзләре, Ганс Сәйфуллин көе), “Карлыгандай күзләрең” (Людмила Аланлы  сүзләре, Айдар Әгъламов көе) һәм башка дәртле, моңлы җырларны тыңлап, бергәләп биеп яшь тамашачылар да күңелле ял иттеләр. Егетләр башкаруында  “Әни кадере”, “Әтием”дип аталган җырларны  кайнар алкышлар белән озаттылар. Рәхәтләнеп, бер генә мизгелгәдә моңланмыйча тамашачылар егетләр башкаруында җырларны тыңладылар.

Сәхнәдә “очып” йөреп, җырларны югары профессиональ рәвештә башкарып, үзләре сөйләп, өч сәгатькә якын тамашачысын үзенә каратып  тота алган “Казан егетләре” артистларына яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләде тубыллылар. Жырчылар: «Бүгенге чыгышыбыз -бер еллык иҗат эшебезгә нәтиҗә, имтихан. Без бәйгеләргә әзерләнгән кебек әзерләндек»,- дип сөйләделәр. Артистларның чын күңелдән әйтелгән сүзләренә, ихлас күңелдән башкарылган җырларына лаеклы бәя бирелде. Тамашачылар өметле, талантлы егетләргә, оештыручыларга рәхмәтләр юлладылар. Кызганыч, күп тамашачылар бу концертны күрә алмадылар, зал тулы булмады.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*