enrutat
Баш бит / Минем бабаем – минем горурлыгым
Минем бабаем – минем горурлыгым

Минем бабаем – минем горурлыгым

Ватан нәрсәдән башлана? Син үзеңне аның бер кисәкчеге итеп тойганың
бармы? Мондый сорауларны бик күп итеп бирергә булыр иде. Ватан ул синең
сулар һаваң, синең күңел тынычлыгыңны тоя торган җирең. Аның өчен
тормышыңны да жәлләмисең. Шундый гади һәм шул ук вакытта катлаулы да
сораулар һәм төшенчәләр… Бу сорауларга җавапларны табып та бетереп
булмыйдыр.Ә аларга җавапларны кайдан эзләргә? Шигырь, җырларда, тарих
дәреслегендәме? Ә бәлки эзләргә дә кирәкмидер?

Юк, кирәк! Чөнки бу җавапларда син, синең рухи дөньяң, синең
кыйммәтләрең, тормышың. Чөнки җавап эзләп, син олы Ватан тарихында үз
ролеңне аңлый һәм бәяли аласың,туган йортың, синең гаиләң, дусларың,
тамырың…

Минем гаилә агачымның иң нык тамыры – ул минем бабаем. Ул Фоат
Гарәфиев, Урта Шөн авыл җирлеге үсешенә күп көч куйган кеше.
Фоат Гарәфи улы Гарәфиев 1942 елның 1 маенда Түбән Шөн авылында өченче
бала булып дөньяга килә. Балачагы авылда уза. Ә ул чорга килсәк, ул бик
авыр елларга туры килгән – Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллар.
Сугыш чоры балаларына үзләренә сугышырга туры килмәсә дә, Бөек Ватан
сугышы вакытында аларга бик авырга туры килгән.

Ул 1949 елда Түбән Шөн урта мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә, аны
1959 елда тәмамлый. Бабаем бик тырыш була, белемгә омтылу хисе дә бик
көчле. Ә хезмәт эшчәнлеген колхозда гади колхозчы булып башлый.
1960 елда Кызыл Алан бистәсендәге СПТУ-11нең шоферлар курсын
тәмамлый. Армиягә чакырылганчы, Татарстанның «Яңа тормыш» колхозында
шофер булып эшли.

1961 елның 1 сентябреннән 1964 елның 16 ноябренә кадәр Венгрия Халык
Республикасында хәрби хезмәтен үти. Өч ел Кораллы Көчләрдә хезмәт итеп,
бабай Гарәфиевлар нәселендәге бердәнбер өлкән ир булып калу сәбәпле,
туган авылында кала. Гомер буе Түбән Шөндә гомер кичерә.
Совет армиясеннән кайт- кач, 1965 елның гыйнварыннан 1968 елның
августына кадәр Нократ Аланы автоколоннасында 1322нче автобус йөртүче
булып эшли. Анда күп кенә мактау грамоталарына һәм бүләкләүләргә лаек була.
1968 елның сентябрендә XXII партсъезд исемендәге туган колхозына
кайта. Башта автопаркта диспетчер булып эшли, аннары 1986 елга кадәр
гаражны җитәкли .

Бабаем эш һәм укуны бергә үреп алып бара. 1970 елда Чавал авыл хуҗалыгы
техникумын тәмамлый. Булган белемнәр җитәрлек түгеллеген аңлап, өлкән
яшьтә булуына карамастан, Киров авыл хуҗалыгы институтына укырга керә
һәм, 1990 елда агроном белгечлеге буенча диплом ала. 1987 елда (1 ел)
XXII партсъезд исемендәге колхоз рәисе урынбасары булып эшли, ә 1987
елның 31 мартыннан 1997 елның 31 мартына кадәр (нәкъ 10 ел) XXII
партсъезд исемендәге колхоз рәисе вазыйфасын башкара. Ул идарә иткән
елларда колхоз районда зур нәтиҗәләргә ирешә. Җирле газеталар аның
турында хөрмәт белән язалар. («Дуслык«,»Вятскополянская правда»).

Авыл шушы еллар эчендә нык кына уңай якка үзгәрешләр кичерә. XXII партсъезд
исемендәге колхозны халык гел мактау сүзләре белән теленнән төшерми. Ә
инде колхозчылар үзләренең җирне яратканлыкларын гел исбатлап торалар.
Шушы елларда бабаемның хезмәтен бәяләгән бүләкләүләрне санап бетереп булмый.
Медальләр, бүләкләр, грамоталары да әллә никадәр. «РСФСРның Авыл
хуҗалыгы социалистик ярышлары отличнигы» һәм «тугызынчы бишьеллык
ударнигы»билгеләре белән дә бүләкләнгән. Озак еллар дәвамында халык
депутатларының район Советына депутат итеп сайланган.

Авылны төзекләндерү, терлекләрне көтүлеккә чыгару, хезмәт дисциплинасы,
социаль мәсьәләләр буенча да төрле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә
аңа. Урта Мишә авыл җирлеге составына керүче торак пунктларны газлаштыру
буенча күпме көч һәм нервылар сарыф ителде. Әле дә, күп кенә авылдашлар
бу хакта рәхмәт белән искә алалар бабаемны.

Фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә газ кертү проблемасын районда
беренчеләрдән булып хәл итәләр. Күп кенә тормыш-көнкүреш сорауларына
җавап эзләп, аларны тормышка ашырырга туры килә: урам челтәрләре, су
басулар һәм газүткәргеч торбалар өчен 60 км тирәсе торба кирәклеге
турындагы сораулар һәм тагы әллә никадәр сорауларны чишәргә туры килә
аңа. Бу эшләрнең барысы да колхоз хисабына бушлай башкарылган. Шунысын
да исәпкә алырга кирәк, барлык эшләр дә финанс ягыннан иң авыр 90нчы
елларда башкарылган. Авылларны газлаштыру буенча бөтен эшне материаллар
белән тәэмин итү өчен күпме хезмәт кирәк булуын күз алдына да китереп
булмый. Бу – бабам, колхоз рәисе казанышы. Күпме хезмәтләр башкарылган.
Шә- һәрләр буйлап йөрү, хуҗалык җитәкчесенең йокысыз төннәре, аның үзе
һәм хатыны (әбием) Гөлсәрия Габдулла кызы гына белә. Нәкъ менә шуңа,
үсеп килүче балалар ул вакытта йорт хуҗалыгы буенча бөтен мәшәкатьләр
әбием җилкәсенә ята. Ә ул вакытны карт әбием Рабига да исән булган. Ул
да үз көченнән килгәнчә булышкан.

Район башлыгы Г.Казаковцев һәм Кукмара районы башлыгы М. Гадиятуллов
арасында Каркаус авылы янындагы газ магистраленә кушылырга рөхсәт итү
турындагы килешү дә газлаштыруга этәргеч булды. 1993 елда беренче эшләр
башлана, ә 1994 елда Сосмак авылы халкына торбаүткәргеч буенча беренче
кубометр газ китә. 1995 елда Урта Шөн, ә 1996 елда Түбән Шөн
газлаштырыла. Кировтан ул вакытта йортларга урнаштырыла торган казаннар
сатып алынган. Казаннар өчен түләү кичектереп түләнде. Газ үткәрү
аркасында авылларның йөзе уңай якка үзгәрде. Ике катлы йортлар һәм хәтта
өч катлы биналар төзелә башлады, чөнки утындагы мичләрдән аермалы
буларак, газ белән теләсә кайсы мәйданны җылытып була. Иске корылмаларны
янкорма белән киңәйтә башладылар. Урта Шөн авыл җирлегендә яшәү сыйфаты
яхшырды.

10 ел эчендә XXII партсъезд исемендәге колхоз рәисе тарафыннан күп кенә
төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Бу еллар эчендә яңа биналар төзелде,
кайбер биналар капиталь ремонтланды. 1987 елдан башлап иң мөһим
объектлар: Түбән Шөн мәктәбе, Сосмак башлангыч мәктәбе, Сосмак балалар
бакчасы, Урта Шөн балалар бакчасы, Сосмак авылында 800 тонна бәрәңге
саклау урыны, 30 тонна автомобиль, берничә терлекчелек бинасы төзелеп
беткән. 1997 елдан 2002 елга кадәр, ягъни лаеклы ялга чыкканчы, бабай
«Агропром-мехмонтаж» Нократ Аланы ПМКсының җитештерү бүлеге башлыгы
булып эшли.

Хатыны Гөлсәрия (әбием) белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның
балалары да хөрмәткә лаек. Кызлары, Зөлфия Фоат кызы Гарәфиева, Казан
педагогика институтының табигать-география факультетын тәмамлаган. Озак
еллар Нократ Аланы районы администрациясенең мәгариф бү-
легендә секретарь булып эшләгән. Улы Фәнис Фоат улы Гарәфиев Киров Авыл
хуҗалыгы институтын (ВятГСА) тәмамлаган. Хәзерге вакытта Нократ Аланы
районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшли. Кече
уллары (әтием) Райнур Фоат улы Гарәфиев Нократ Аланы халык хуҗалыгы
техникумын тәмамлап, «Чүкеч-Корал» ҖЧҖдә эшли һәм гаиләсе белән бергә
яши. Гарәфиевларның 7 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. 2018 елның 28
августында әби белән бабай алтын туйларын билгеләп үттеләр.

2019 елның 25-31 гыйн-вар көннәрендә Нократ Аланы районында «мактаулы
кешегә открытка» волонтерлык акциясе узды. Түбән Шөн әлеге акциядә актив
катнашты. Алар бу акцияне беренчеләрдән булып төгәлләделәр, районның 90
еллыгына багышланган Түбән Шөн авылы халкына открыткалар тапшырдылар.
Волонтерлар безнең өйдә кунакта булдылар, авылның башка хөрмәтле
кешеләре белән бергә, районның чәчәк атуына өлеш керткәннәре өчен
бабамга да рәхмәт әйттеләр. Район Хакимияте Ф. Г. Гарәфиевны да онытмый,
юбилейлары белән котлый.

Бабай Гарәфиев Фоат шөн җире өчен күп эш башкарды.
Бабам – Фоат Гарәфи улы Гарәфиев – авыр тормышта яшәде: иртә әтисез
калды, ач балачак, сугыштан соңгы авыр еллар, әмма шуңа да карамастан,
ул чын кеше булды. Зур хәрефтән язылган Кеше булып калды. Авылдашлары
да, балалары да, без дә, оныклары да аны барыбыз да хөрмәт итәбез. Ул
Ватаны өчен лаеклы хезмәт куйган, аның чикләрен саклап, Ватан алдындагы
бурычын лаеклы башкарган, районда, авылда, хезмәт коллективларында
хөрмәткә лаеклы балалар үстергән. Һәм без, оныклар, бабаебызга охшарга
омтылырга тиеш. Аңа безнең өчен оят булмасын иде.

Ул намуслылык, хезмәт сөючәнлек белән аерылып тора һәм кешеләргә
игелек кылырга омтыла. Мин бабаемнан сөйләткәннән соң, аның авыр
балачагы, армиядә хезмәт итү еллары, хезмәт һәм җәмәгать эшчәнлеге
турында бик күп белдем. Ә иң мөһиме, аның язмышы Ватан язмышы белән
тыгыз бәйләнгән булуын аңладым. Минем бабам да үз Ватанының лаеклы
гражданины һәм патриоты булды һәм Аллага шөкер әле дә безнең арабыз- да
барыбызны да сөендереп яши. Нәкъ менә өлкән буын кешеләре белән
аралашканда, намусның, патриотизмның нәрсә икәнлеген аңлый башлыйсың.
Без аның балалары, оныклары барыбыз да аның белән горурланабыз.

Әлинә ГАРӘФИЕВА.
Түбән Шөн авылы.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*