tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Минсәлим” кунакларын каршы алды
“Минсәлим” кунакларын каршы алды

“Минсәлим” кунакларын каршы алды

Тубыл шәһәренең Ремезов мәйданында Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соң туган   ата-анасыз калган татар балалар өчен ике катлы агач йортта “Кызыл Шәрык” дип аталган ятимнәр йорты урнашкан була.

Нәкъ бу йортта үскән, тәрбия алган егет – Минсәлим Тимергазиев тормыш һәм иҗат юлын шәһәр белән бәйли. Хәзер инде  дөньякүләм  танылган, сөяктән сыннар ясаучы, Россиянең рәссамнар  оешмасы әгъзасе  Минсәлим Тимергазиевның күп еллар бу йортта “Минсәлим” дип аталган остаханәсе эшләп килгән иде. Агач йорт урнында яңа проект буенча архитектура һәйкәлнең стилен саклап төзелгән ике катлы “Минсәлим” йорты 4 январьда ишекләрен яңадан ачты. Яңартылган, матурайган “Минсәлим” салоны  шәһәребезне бизәп, кунакларны үзенә чакырып тора. Монда шәһәрдә сөякнең тарихы музее, сөяктән сыннар ясаучы осталарның остаханәсе,   мастер–класслар үткәрү, күргәзмәләр оештыру залы эшләячәк, экспедицияләрдән алып килгән экспонатлар һәм картиналар сакланачак. Оста танылган рәссам дә, төрле бәйгеләр, фестивальләр оештыручы, жюри әгъзаләрен җитәкләүче кеше дә. Сөяктән сыннар ясаучы  үзенең иҗат эшләре белән шәһәр, өлкә, ил һәм чит илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә катанашып дан казанды. .

Тормышта Минсәлим Вәлиәхмәт улы ачык йөзле, кунакчыл, шатлыгы белән уртаклашырга әзер булган  кеше. Ул “Минсәлим” салонында төзелеш эшләре барган вакытта татар үзәгендә укучылар, студентлар, тубыллылар белән очрашып, кызыксындырган сорауларына  җавап биреп, фикерләре белән уртаклашырга да вакыт таба иде. Аның иҗат эшләре кешене уйландыра, кайберәүләреннән игелек, матурлык, яктылык  балкый, кайсыберәүләр, оста ясаган сыннарны карап, аны тормышның мәгънәсе турында  уйландырган сыннар авторы дип саныйлар. Минсәлим әйтүенчә, сюжет, композицияләр үзеннән үзе килеп чыкмый, образлар тормыштан алына. Һәр сынның үз язмышы, тарихы бар. Шәһәргә килгән һәр туристның  миф һәм төньяк тематикаларга ясалган останың  сыннарын, хайваннарын, кошлар һәм кешеләрен, Минсәлимне – үзен күрәсе килә. Якташыбыз   тырыш, тормыш һәм хезмәт сөючән кеше, талантлы сөяктән сыннар ясаучы оста булганлыгы аркылы аңа “Минсәлим” бренды да бирелде. Ул кешеләрне, эшен яраткан  шәхес. Өйрәнергә, укырга ярдәм сорап килүче яшьләргә булышлык күрсәтүче дә.  Останың һәр  иҗади эше, сөяктән ясаган композицияләре, сюжеты чын күңелдән киселгән, аларга  җан өрелгән. Сөяктән сыннар ясаган вакытында ул канәгатьлек таба, күңеленә якын булган мизгелләрне, моңны (үзе әйтүенчә) бүлдермичә, озакка сузырга  тырыша. ”Минсәлим” салоны   үз йортында эшен дәвам итәчәк. Күптән көткән  хәбәргә  тубыллылар, өлкә күләмендә яшәүче коллегалары чын күңелләреннән шатландылар. Минсәлим Тимергазиев январь ахырында 65 яшьлек туган көне, юбилеен каршы алырга  җыена. Остага яңа гына ишекләрен ачкан иҗат йортыгыз якыннарыгыз, дусларыгыз, коллегаларыгыз, талантыгыз алдында баш иючеләр, шәһәр кунаклары белән тулы булсын дигән теләктә калабыз.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*