tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев: “Телне, гореф-гадәтләрне саклау өчен полилингваль мәктәпләр кирәк”
Минтимер Шәймиев: “Телне, гореф-гадәтләрне саклау өчен полилингваль мәктәпләр кирәк”

Минтимер Шәймиев: “Телне, гореф-гадәтләрне саклау өчен полилингваль мәктәпләр кирәк”

Беренче Президент балаларга телләрне кечкенәдән өйрәтүне отышлы дип саный. Мәктәптә елларында немец теленнән алган белемнәрен үзе һаман да онытмый икән.

“Адымнар” кая илтә? Күп телле мәктәпләргә белгечләр ничек әзерләнәчәк?

– Бүген әлеге белгечләр КФУда әзерләнә. Без моны җайга салабыз. Педагогик көллиятләрне дә, телне белүчеләрне дә җәлеп итәчәкбез. Иң мөһиме – бу эшкә керештек. Күп телле мәктәпләр кешеләрне дә бер-берсе белән бәйли. Арада катнаш гаиләләр дә бар, аларның балаларына бу төр мәктәпләрдә укырга җайлырак булачак. Бу – мәгариф кенә түгел, илне алга алып бара торган проект. Бу – безнең казаныш. Беренче адымнар җиңел бирелми. Әмма мин башланган эшнең барып чыгачагына ышанам, – диде Минтимер Шәймиев. –Туган тел – халыкның күңеле. Телне, гореф-гадәтләрне саклау өчен полилингваль мәктәпләр кирәк. Белемне бирә белсәк, бернинди шик юк. Телләрне иртәрәк өйрәткән саен файдалырак. Беренче елларда тел турында искә алынмый, барысы да уен формасында оештырылачак. Сколково – алдынгы уку йорты. Иннополис аңа караганда соңрак булдырылса да, хәзер аның ничек эшләвен, андагы алдынгы технологияләр үсешен барыбыз да күрәбез.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*