tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти БИА мөгаллиме шәех Мөхәммәд Айман әз-Захрави белән очрашты
Мөфти БИА мөгаллиме шәех Мөхәммәд Айман әз-Захрави белән очрашты

Мөфти БИА мөгаллиме шәех Мөхәммәд Айман әз-Захрави белән очрашты

21нче июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә ислам фәннәре докторы, шәех, Болгар ислам академиясе профессоры, ислам хокукы һәм ислам хокукы методологиясе мөгаллиме Мөхәммәд Айман әз-Захрави белән очрашты.

Мөхтәрәм кунак беренче чиратта Камил хәзрәтне Болгар ислам академиясенең магистратурасын уңышлы тәмамлавы белән тәбрикләде. Ул аның беренче тапкыр гарәп телендә җентекләп Зәйнулла ишан Рәсүлевның “Рисалә Хыдыйрия” хезмәтен өйрәнүен, биредә бай фәнни мәгълүматлар җиткерелүе, бу чыганакка киләчәктә галимнәр дә мөрәҗәгать итәчәк кыйммәтле хезмәт булуын ассызыклап узды. Камил хәзрәт үз хезмәтендә татарлар арасында XIX–XX гасырларда суфичылык, Хәнәфи фикһе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләре хакында үз хезмәтендә ачып сала. Камил хәзрәтнең диссертациясе «Рисалә Хыдыйрия» китабын бөтен фәнни мөселман киңлегенә таныта.

Камил хәзрәтнең хезмәтенә рәсми рецензент буларак БИА остазы, шәригать фәннәре докторы (PhD) Әл-Зәһрави Мөхәммәд Әйман бәя биргән иде.

Очрашу барышында Камил хәзрәт нәзарәтнең Коръән мәгънәләренең татар теленә  тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын әзерләү, “Хозур” нәшриятының һәм “Хозур-ТВ” телеканалының, «Даруль-ифта» сall-үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Шәйх Мөхәммәд Айман әз-Захрави исә академия белгечләре, укытучылар тарафыннан нинди ярдәм күрсәтә алу, ни рәвешле бердәм хезмәттәшлек алып бару юллары хакында сүз алып барды.

Ахырдан Болгар академиясе остазы, шәйх Мөхәммәд Айман әз-Захрави җылы кабул итүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Беренчедән, бик зур рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, Казанга килгән саен без мөфтияткә керергә тырышабыз, безне бик матур бина – Галиев мәчете комплексы каршы ала. Без Камил хәзрәт белән шәригать мәсьәләләре һәм фикъһка караган сораулар буенча киңәшәбез, ул бик гыйлемле кеше. Ул мөфти буларак бөтен Татарстан өммәтен дөрес юлдан алып бара. Һәрвакытта җылы каршы ала. Һәрбер кеше белән уртак тел таба. Безне бар яктан бик шатландырып тора. Минем үземә нәзарәттә ул Мәрҗани китапларын күрсәтте. Мин үзем фикъһ буенча белгеч булгач, без академиядә фикъһ мәсьәләләрен өйрәнгәндә Мәрҗанинең фәтваларына мөрәҗәгать итәбез. Мәрҗанинең китапларын басма хәлдә күргәч бик шатландым. Мөфти Камил хәзрәткә, аның командасына, “Хозур” нәшриятына ислам мирасын саклау һәм өйрәнү буенча зур эш баркарганы өчен зур рәхмәт!”

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*