tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Ютазыда янгыннан соң бөтен республика халкы ярдәмендә төзекләндерелгән мәчетне ачып җибәрде
Мөфти Ютазыда янгыннан соң бөтен республика халкы ярдәмендә төзекләндерелгән мәчетне ачып җибәрде

Мөфти Ютазыда янгыннан соң бөтен республика халкы ярдәмендә төзекләндерелгән мәчетне ачып җибәрде

Зөлкагъдә аеның 20-нче көнендә (11-нче июльдә), Ютазы районы Иске Каразирек авылында янгыннан соң төзекләндерелгән мәчетнең тантаналы ачылышы узды. Әлеге чарада мәртәбәле кунаклар сыйфатында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә имам-мөхтәсибе, көньяк-көнчыгыш төбәк казые Рамиль хәзрәт Хөснетдинов, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин һәм авыл җирлеге халкы катнашты.”Яңа иске” мәчетне чын мәгънәсендә халык мәчете дип атап була, чөнки аның язмышында Татарстанның төрле почмакларында яшәгән дин кардәшлеребез катнашты: үз-үзеңне җәмгыятьтән читләштерү чорында янгын чыгып аның урынында нигез һәм манара гына калган була, әмма республика мөселманнары аны торгызуга тиз арада акча җыеп туплады.

Тантана Болгар ислам академиясе магистры Ризван хәзрәт Шәрәповның Коръәннән аятьләр укуы һәм мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәровның дога кылуы белән башланып китте.

Аннары Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин сүз алды. Ул тантанага җыелучыларны 4-нче апрель көнне биредә мәчеттә килеп чыккан янгын,  шул фаҗигадән соң авыл халкы белән берләшеп хәл ителгән карар нәтиҗәләре белән таныштырды: “Фаҗига булган көнне үк Марат хәзрәт Мәрданшин белән бирегә килдек һәм эшкә керештек. Мәчетнең кыска вакыт эчендә төзелүе безнең татар-мөселман халкының бердәмлеген күрсәтә. Халык үз-үзеңне чикләү режимы вакытында өйдә ятты, бәлки акчасыз да утыргандыр. Әмма мәчет төзелешенә халык акчасын тапты. Һәм менә ул хәзер күркәм рәвештә сафка басты. Мин Каразирек авылына бик тә рәхмәтле. Алар өмә үткәрүдә, төзелешне алып баруда бик нык ярдәм итте. Бу мәчетнең гомере озын булсын, аннан халык өзелмәсен” – дип теләкләрен җиткереп, ул әлеге мәчеткә һәм Камил хәзрәткә истәлек бүләкләрен тапшырды.

Үз чиратында Татарстан мөфтие Ютазы районы җитәкчесенә нәзарәт әзерләп бастырган Коръән мәгънәләренең татар теленә  тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын бүләк итте. Аннары район башлыгы да мәчет төзелешендә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәт хатларын тапшырды.

Мәчетне тиз арада төзү буенча хатирәләре белән шулай ук Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин уртаклашты. “Аяз Әдип улы белән 5 апрель көнне үк барып буралар карадык. Камил хәзрәт шалтыратып нинди ярдәмнәр кирәк булуын сорады. Мөфти әмере белән “Зәкят” хәйрия фонды акча җыю эшенә кереште һәм ул 750 мең сум акча җыеп тапшырды. Азнакай районы мөселманнары 200 мең сум җыя алды. Шушы авыл халкы 370 мең җыйды. Халкыбыз “Ил төкерсә күл була” ди. Без бүген шушы мәкальне мәчет төзелеше мисалында исбатладык. Мәчетебез озын гомерле булсын. Без моңа кадәр мәчеткә йөрүнең кадерен аңлап бетермәдек. Ә хәзер Аллаһы Тәгалә безгә моны аңлатты”, – дип нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Аннары мәчет ачылышы тантанасына җыелган халык алдында тәбрикләү чыгышы һәм вәгазь белән Татарстан мөфтие чыгыш ясады: “Җәннәткә керү җиңелме, әллә тәмугкамы? Уйлап карасагыз, җәннәт юлы бушлай, ә тәмуг түләүле. Исерткеч эчемлекләр, азартлы уеннар, тәмәке алу яисә зина кылу өчен түләргә кирәк. Һәрбер гөнаһка акча түлисе бар. Ә намаз уку, ураза тоту, Аллаһны һәрвакыт искә алу акчалы түгел. Димәк, Җәннәткә бушка керү мөмкинлеге булганда, ник әле акча түгә-түгә, гөнаһка батып, тәмугка юл алырга?! Менә хәзер мәчет бар, аңа керү бушлай, намаз уку бушлай, рәхим итегез!” – дип теләкләрен җиткерде.

Мөфти халыкны шулай ук Коръән укырга өйрәнергә чакырды. “Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ шулай дип өндәгән: “Коръән укыгыз, чөнки ул, дөреслектә, аны укыганнар өчен Кыямәт көнендә шәфәгатьче булыр”. Ул тагын болай дип тә әйткән: “Коръәннән укыган һәрбер хәреф өчен изгелек языла, ә һәрбер изгелек унга тапкырлана. Мин “әлиф”, “ләм”, “мим” бер хәреф дип әйтмим; “әлиф” – аерым хәреф, “ләм” – аерым хәреф һәм “мим” аерым хәреф”. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим сүзендә 19 хәреф бар, димәк 190 савап бирелә. Намазда кыямдә Коръән укыган өчен бер хәрефкә йөз савап бирелә. Рамазан аенда бер хәреф меңгә тапкырлана, ә Кадер кичәсе булса утыз меңгә. Шулай булгач, күреп торасыз, Җәннәткә керү җиңел. Әлеге мәчет буш тормаса иде”, – дип теләкләрен җиткерде мөфти. Шуннан соң Камил хәзрәт нәзарәт исеменнән Ютазы районы башлыгы Аяз Әдип улы Шәфигуллинга, шәхси эшмәкәрләргә, төзүчеләргә, иганәчеләргә  рәхмәт хатлары тапшырды, ә Нәзарәтнең медале белән төзүчеләр бригадиры һәм имам Мөхәммәдиев Илгизәр Мирзасалих улын бүләкләде.

Тантаналар тәмам булгач халык тәкбир әйтеп мәчеткә узды һәм ике рәкәгать нәфел намазын укыды.

Мәчет бүгенге көндә бар яктан җиһазландырылган, ут, су кертелгән, тәһарәтханә эшли, уку сыйныфы барлык кирәк-ярак уку әсбаплары белән тәэмин ителгән. Мәчетнең әйләнәсенә яңа койма корылган, тирә-ягы төзекләндерелгән. Бүгенге тантанада мәчет төзелешен алып барган төзүчеләр мөхтәсибәт тарафыннан акчалата премияләр белән билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез, үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыкты. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күрә һәм тулысынча диярлек янып бетә. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып кала. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт итә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Ютазы районы мөхтәсибәте тарафыннан акча җыю игълан ителгәннән соң, ремонт-төзекләндерү эшләренә Татарстанның төрле почмакларыннан бер ай эчендә 1 миллион сумнан артык акча җыелды. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелде, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*