tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовия укучылары Муса Җәлилне искә алды
Мордовия укучылары Муса Җәлилне искә алды

Мордовия укучылары Муса Җәлилне искә алды

Кадошкино районы Иса авылының төп мәктәбендә,  Олуг  Җиңүнең  70 еллыгына багышланган хәрби-патриотик тәрбияләү айлыгы уңаенда,  татар халкының  бөек  улы,  шагыйрь-патриот, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты  Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды.

Бу көнгә кадәр мәктәбебездә “Мин Җәлил ширырьләрен иллюстрациялим” дигән  рәсемнәр ясау ярышы үтте. Мәктәп китапханәсендә “Халкыбызның  бөек улы” исемле китаплар күргәзмәсе оештырылган иде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева  җитәкчелегендә әзерләнгән кичәне 8нче сыйныф укучылары Лилия Башмакова һәм Роберт Кильдеев алып бардылар. Тантаналы кичә өлкән класс укучылары башкаруында “Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып” дигән әдәби-музыкаль композиция белән башланды. Укучыларыбыз Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, тоткынлыкта үткән еллары турында  хикәяләүне тыңладылар. Шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең соңгы көннәре, минутлары, “Моабит дәфтәрләре”нең язылу һәм безнең илгә кайтарылу тарихы беркемне дә битараф калдырмады. Чараны оста итеп шигырь сөйләүчеләр бәйгесе дәвам итте. Бәйгенең һәр катнашучысы Җәлилнең шигырьләрен чын күңелдән үзенчәлекле итеп башкарырга тырышты.

әйтергә кирәк, безнең мәктәптә 2015 елда Олуг Җиңүнең 70 еллыгына һәм бөтен Россия куләмендә үткәрелгән әдәбият елына быгышланган күп кенә кызыклы чаралар планнаштырылды.

Светлана Абаева, “Юлдаш-Спутник” газетасы

Мордовия Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*