enrutat
Баш бит / Мөслимнең туган якны өйрәнү музее
Мөслимнең туган якны өйрәнү музее

Мөслимнең туган якны өйрәнү музее

Һәр туган якны өйрәнү музееның үз төсмере, үзенчәлеге бар. Мөслимдә гореф-гадәтләргә, миллилеккә басым ясала. Бүген аның экспозицияләре ми­расханәнең үзендә һәм район мәдә­ният йортында урнашкан.

Безне Венера Мирхаҗиянова музейда каршы ала, сәяхәтебезне башлый­быз. Экскурсовод Мөслим төбә­гендәге археологик тикшеренүләр турында сөйли.

Җирдә казынсаң, ни генә тапмассың! Ә казу эшләре урынына эләксәң, кайчандыр, бәлки, нәкъ менә синең ата-бабаларың утырган ташларны капшап-тотып карый аласың… Шуңа күрәдер, 2015 елда туган якны өйрәнү белән бәйле тарихи тикшеренүләрдә катнашырга теләгән җирле халыкның иге-чиге булмый.

Ул вакытта бирегә Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының Альберт Борһанов җитәкчелегендәге фәнни отряды килә. Бу тикшеренүләр беренче тапкыр гына түгел, биредә казу эшләре 70нче елларда да алып барыла, ләкин шулкадәр киң колачлы булмыйлар.

— Районда таш, бронза чор, тимер дәвер башла­рыннан алып урта гасыр ахырларына кадәр кара­ган уннарча объект табыла, — ди Венера Мирхаҗиева. — Алар, нигездә, Ык елгасы һәм аның кушылдыклары бассейнында урнашкан. Борынгы торакларның эзләренә Рус Шуганы, Олы Чакмак, Маҗын, Табын, Мәлләтамак, Тәмьян авыллары янында юлыгалар. Су юлын гел үзгәртеп, Ык борынгы урда­лар, каберлекләр, курганнар һәм шәһәрчекләрнең калдыкларын җимерә һәм юып алып китә. Җирле халык еш кына тимер, балчык, сөяк һәм таштан ясалган төрле кабатланмас әйберләрне хәзерге көнгә кадәр табып тора. Аларның бер өлешен мөслимлеләр безнең коллекциягә тапшыра.

— Ә болар барысы да — урман-кырлар­да һәм тауларда яши торган җанварлар. Сүз уңаеннан, бүген безнең якларда ка­баннар күп яши. Ә менә аюларны инде очратуыбыз икеле, — дип елмая гидыбыз һәм табигать залы буйлап экскурсияне тәмамлый да безне этнография экспо­зициясенә дәшә. — Шул безнең музейда булса гына инде. Аның каравы, бурсык, төлке, куян, кондызлар һәм төрле кош-корт күп…

МОНДА БАРЫСЫ ДА ҮЗЕНЧӘ, АЕРЫЛЫП ТОРА

Музейчылар әйтүенчә, мөслимлеләрнең кабатланмас чигү техникасы бар. Аңа әнә шул рәвешле «Мөслим каракатицасы» дигән исем дә бирелгән. Андый бизәк белән чигелгән әйберләр күркәмрәк килеп чыга, мо­нысы — бәхәссез. Бу төбәк йортларының борынгы бизәлешендә үзенчәлекле чигүләр күзгә бәрелеп тор­ган урында булган. Туган якны өйрәнү музеендагы пәрдәләргә, мендәрләргә, япма-җәймәләргә бүген дә җирле осталарның тамбур җөе белән чигелгән җете бизәкләре төшерелгән. Ә кунакчыл татар йортында, гадәт буенча, табынны самавыр, чәкчәк, өчпочмак һәм бәлеш бизи.

Күбрәк яшьләрне кызыксындыра торган почмак та бар биредә. Ул никах тәртипләре, гаилә традицияләре һәм кануннары турында сөйли.

— Безнең якларда үзенчәлекле йола бар иде. Туй алдыннан кәләш үзенең дус кызлары белән җыелып, бергә бирнә сандыгы тутыра, — ди Венера Мирхаҗиянова. — Ә бу бирнәне әни кеше яңа туган кызына 40 көн тулуга ук җыя башлый торган була. Күз алды­гызга китерегез әле, кайгыртучан әни бу вакыт эчендә бирнә сандыгына күпме әйбер җыя алган икән?

ТАЛАНТЛАР МУЗЕЕ

Туган якны өйрәнү музее фондларында барлыгы җиде меңгә якын экспонат саклана. Мөслимнең соңгы еллардагы үсеш-үзгәреше турында музейның ике яңа залы сөйли, ә мирасханәнең мәдәният йортындагы филиалына әдәби-музыкаль салон дигән бәяләмә бик туры килә. Биредә язучылар, шагыйрьләр һәм музыкантлар белән очрашулар уза. Төп ният — җирле әдипләр, шагыйрьләр, журналистлар, музыкантлар һәм актерлар тормышындагы иң әһәмиятле миз­гелләрне картиналар, фотографияләр, документлар, хатлар рәвешендә туплау… Аларның барысы да ияләре тарафыннан музейга иң кыйммәтле ядкәр буларак бүләк ителгән.

Мәдәният йортының беренче катында — искиткеч манзара. Кешеләрнең һәм хайваннарның агач сыннары шулкадәр тере сыман! Менә биш улын югалтып, елаудан сукырайган ана йөзе. Шултиклем тәэсирләнәсең ки, тамакка төер утыра, күз яшьләрен тыеп тору кыен­лаша. Сүз уңаеннан, автор — Илисәй Имамовның иң яраткан эшләреннән берсе ул. Сынчы үзе яши торган Баланлы авылы үзәгендә күкрәгенә кыз баланы кысып кочкан совет солдатына һәйкәл куелган. Монысы да — аның эше. Әллә ничә дистә ел машина йөртүче булып эшләгән һәм гап-гади агачтан шундый шедеврлар уеп ясый торган кешене асылташ дими ни дисең!

Гомумән, Мөслим җире талантларга бай. Сугыш вакытында җырлары белән солдатларны елата торган булган Зифа Басыйрова. Халык арасында Мөслим Шолоховы дип аталган Фоат Садриев. 70нче елларда «академик хор» исеменә лаек булган бердәнбер авыл хоры… Болар барысы да, чын мәгънәсендә, Мөслим төбәге музее. Һәм аның үзенчәлекле бай төсләре…

Алсу Троицкая

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*