enrutat
Баш бит / Наласа: гармун моңын саклаган авыл
Наласа: гармун моңын саклаган авыл

Наласа: гармун моңын саклаган авыл

Өздереп гармун уйныйлар

Наласа авылында.

Йөрәгемдә утлар яна –

Янам мин ялкынында…

Наласаны бер тапкыр күрмәгәннәр дә шулай дип җыр суза. Алай гына да түгел, «Наласа авылы» көен безнең әби-бабайлар аулак өй, Сабантуйларда җырлаган. Кайда гармун, шунда «Наласа» көе булган. Ә шушы авылда яшәүчеләр көйне беләме соң? Бүген Наласа авылында өздереп гармун уйныйлармы? Шушы сорауларга җавап табар өчен, Арча районына кузгалдык.

«ПРОФЕССИОНАЛЛАР»

Наласа географик яктан бик уңай урында урнашкан: Арчага – сигез, Ка­занга җитмеш чакрым. Табигатенең матурлыгы турында әйтми кала ал­мыйм: таулар, урманнар, ямь‑яшел ту­гайлар, карап, сокланып туеп булмый…

Наласада 721 кеше яши, 223 хуҗа­лык бар. Төзек йортлар (арада ике кат­лылары да шактый), асфальт юллар, капиталь төзекләндерү уздырылган урта мәктәп, мәдәният йорты бина­сы, кырык урынга исәпләнгән яңа, заманча балалар бакчасы… Соңгысы тиздән кулланылышка тапшырыла­чак. Болар барысы да авылның нигезе нык икәнлеге турында сөйли. Тик бу шартлар һәм, авылда яшьләр күпләп кала, дигән инандырулар гына артык гаҗәпләндермәде безне. Шөкер, рес­публикабызда заманча яшәүче авыллар шактый, аларда да яшьләр кала. (Кай­быч районының – Кошман, Балтачның Бөрбаш авылларына барып, шатланып кайткан идек). Ә менә наласалыларда булган җыр‑моңга сәләт, аны тоемлау – монысы чынлап та сокландырды.

Авылга килгәч тә, иң беренче эш итеп, мәдәният йортына юнәлдек. Һәм аптырап калдык: ун яшьлек ма­лайның да, алтмыш яшьлек агайның да, утыз яшьлек сылуның да, җитмеш яшьлек апаның да кулында – гармун! Сәхнәгә чыгып, «Наласа авылы» көен уйнап җибәрделәр. Арадан бер агай:

– Без инде үзлегебездән өйрәндек. Бер нота белмичә дә гармунда уйный­быз. Менә яшьләр үсеп килә – алар профессионаллар булачак, – диде.

Чынлап та, Наласаның үсмер ма­лайлары гармунда уйнарга үзлектән өйрәнми икән. Биредә Арча сәнгать мәктәбенең филиалы эшли. Тулы бер музыка мәктә ­бе кебек ул: баяннан тыш фортепиано, соль­феджио дәресләре дә керә. Баян классы­ның укытучысы – Булат Сафиуллин Наласада туып‑үскән егет.

– Мине гармунда уйнарга Миңнегөл Әхмәдуллина өйрәтте, – диде ул. – Аннары Арча педагогия көллиятенең музыка факультетына укырга кердем. Кулга диплом алып, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, биредә эшли башладым.

Бүген Наласаның ун баласы баян классында укый икән. Дәресләрдән соң, Наласа урта мәктәбендә җырлы‑биюле яңа тормыш – сәнгать мәктәбе дәресләре башлана.

– Баян, нигездә, ир‑атлар уен кора­лы санала, – диде Булат Сафиуллин. – Бездә дә шулай ул – миндә укучы 10 баланың берсе генә кыз, калган­нары малайлар. Кызлар күбрәк вокал белән кызыксына. Гитарада уйнарга йөрүчеләр дә бар. Курайны да бик яраталар.

«МИРАС»ЛЫЛАР

Мәктәп укучылары сәнгать мәктә­бенә йөрсә, урта буын, өлкәннәр Нала­са мәдәният йортында эшләп килүче «Мирас» ансамблендә шөгыльләнә. Аның җитәкчесе – Наласа авылы ки­лене Чулпан Сабирова.

– Ансамбль мин эшли башлаганчы да булган, әмма берничә ел туктап торган, – диде Чулпан. – Шулай да ха­лыкны җыю бик авыр булмады. Башта гармунчылар белән район күләмендә уздырылган төрле конкурсларга бар­дык. Репетицияләр ясаганда туганла­шып ук беттек.

Шунысын да әйтим: ансамбльгә йөрү­челәр җырлый да, бии дә. Биредә балалар җыр‑моңга кеч­кенәдән тартыла, Мөнир Сабиров та – әнә шундыйлардан. Мәктәпкә кергәнче үк, тальянда уйнарга өйрәнә башлаган ул.

– Авылда гармун уйнаучылар бик күп иде, – диде Мөнир абый. – Аларга кы­зыгып, мин дә кулга гармун алдым. Тик барыбер гармунда гына уйнап үсмәдек, футболы да, башкасы да кал­мады бездән. Хәзерге балалар бәхетле, нотаны белеп, дөрес уйныйлар. Гомер буе нота өйрәнергә кызыктым, тәки булмады инде. Хәер, әле безнең бала­ларга да эләкмәде ул.

– Улыгыз да гармунда уйный икән. Аны сез өйрәттегезме? – дим.

– Юк, аерым өйрәтеп утырганым­ны хәтерләмим. Өйдә гармун булгач, вакыт булганда, кулына алгандыр. Эштән кайткан чагыма: «Әти, кара, мин бу көйне өйрәндем», – дип әйтә иде. Мактап куясың да, шуның белән шул. Үсеп килә торган буынга өмет зур – танылган баянчылар булсыннар, дим. Ә безгә авыл, район сәхнәсе дә бик җиткән инде…

Ансамбльгә йөрүчеләрдән «Наласа авылы» көенең тарихы турында со­раштым. Бактың исә, аның авторы һәм ничәнче елда язылганы билгеле түгел икән. Телдән-телгә күчеп, ха­лык җырына әйләнгән көй ул. Биредә бер генә нәрсәне анык әйтеп була: На­ласада гел гармун уйнаганнар. Әлеге уен коралы бик сирәк йортларда гына булмаган. Хәзер дә шулай ул. Уйнама­салар да, кадерле истәлек яки матурлык өчен булса да тора.

«БЕРСЕННӘН БЕРСЕ КҮРЕП ТӘ, ЯШЬЛӘР АВЫЛДА КАЛА»

Авыл белән танышуыбызны дәвам итеп, Наласа урта мәктәбенә юнәлдек. Дөресрәге, биредә урнашкан авыл тарихын яктырткан музей кызык­сындырды безне. Аны Наласа урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ай­гөл Хәсәнова җитәк­ли. Менә ул нәрсәләр сөйләде:

– 2008 елда җәмәгать­челек советы төзелде. Һәм шул вакытта өч төр­ле максат куелды: авыл музеен булдыру, китап бастырып чыгару һәм Наласа турында фильм төшерү. Шуны гына әйтәм: боларның барысы да бүген үтәлде. Ә беренче булып музейны эшләп чыктык.

2012 елда Наласаның 500 еллык юбилеен үткәргәннәр, Мәскәү ку­наклары да булган. 500 ел дигәндә, бу – шартлы сан. Бәлки, авыл тагын да борынгырак елларда оешкандыр, моңа төгәл генә җавап юк. Ә менә аннан да соңрак булырга тиеш тү­гел икән. Ни өчен дигәндә, моңа дә­лилләр бар:

– Аерым чыганаклардан кү­ренгәнчә, Арчаның үзенә 800 ел тирәсе, – дип сүзен дәвам итте Ай­гөл Хәсәнова. – Наласа аннан әллә ни ерак түгел, бәлки, безнең бабай­лар биредә шул чакларда ук яшәгән­дер. Тәгаен 500 ел дип курыкмыйча әйтәбез, чөнки XVI гасырның икенче яртысына караган кабер ташы бүген дә сакланган. Зират янында андый ташлар икәү, берсенең язуын укып булмый. Менә шул бер таштагы язу­га нигезләнеп, авылда 500 ел элек үк кеше яшәгәнлеген билгеләдек тә.

Кимендә биш гасырлык тарихы булган Наласаның киләчәге матур булачак. Авылда үз эшен башлаган эшмәкәрләр, фермерлар ике дистәдән артык. «Эше барның ашы бар», – ди безнең халык. Димәк, халык акча эшләү максатыннан, читкә чыгып китмәячәк.

Наласаның тагын бер тәҗрибәсе кызык тоелды – биредә үзсалым ак­часын аерым елларда 3 мең сум итеп җыйганнар. Шуның хисабына авыл буенча барлык юлларга таш түшәп (ә ул ун чакрымга җитә), чишмә, кое­ларны яңартып чыкканнар.

Авыл җирлеге башлыкларын сирәк мактыйбыз (авыл өчен эшләү алар­ның вазыйфасы бит). Тик Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова турында әйтми кала алмыйбыз – ха­лык белән уртак тел тапкан ул. Җир­лекнең унҗиде яшь гаиләсенә, торак салу өчен дәүләт бирә торган суб­сидия алырга ярдәм иткән. Урамда кем очраса да, һәр кешенең хәлен, нинди проблемасы барын әйтеп бирә.

– Даими рәвештә яшьләр белән оч­рашып, җыелышлар ясыйбыз, – диде Илфира Шакирова. – Авылга нәрсә кирәк, алга таба нишләргә? Яшьләргә торак салу, дәүләт бирә торган башка субсидияләрне ничек алырга – бары­сы хакында да фикерләшәбез. Бер­сеннән берсе күреп тә, яшьләр авылда кала. Өчәр, дүртәр балалы гаиләләр шактый. Һич арттырып әйтү түгел, бүген шәһәргә караганда авылда тор­мыш башлау күпкә җиңелрәк, чөнки дәүләт ярдәме бар.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

Тарихчылар Рәшит Галләм һәм Марсель Әхмәтҗанов Наласа авылы тарихын архив­ларга барып өйрәнде. Архив документла­рына таянып, шулай ук телдән‑телгә күчеп килгән риваятьләр буенча әйтергә була: авылның тарихы Нократ буендагы Нолинск шәһәренә барып тоташа. Картадан кара­сак, анда Ноли елгасы барлыгын күрербез. Безнең әби-бабайлар шунда яшәгән. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, елга буендагы җирле халык, чукындырудан качып, би­редәге җирләргә килеп урнаша. Һәм алар яңа җиргә дә Нолига аваздаш исем бирәләр. Бу якларда урманнар үскән. Хәер, нигездә, яңа авыллар урманы, суы булган җирләрдә оешкан. Наласа да искәрмә түгел.

Айгөл Хәсәнова,

Наласа урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*