tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә яшь мөслимәләргә татар-мөселман гореф-гадәтләре турында сөйләделәр һәм бишек җырларын өйрәттеләр
Нәзарәттә яшь мөслимәләргә татар-мөселман гореф-гадәтләре турында сөйләделәр һәм бишек җырларын өйрәттеләр

Нәзарәттә яшь мөслимәләргә татар-мөселман гореф-гадәтләре турында сөйләделәр һәм бишек җырларын өйрәттеләр

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан  мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырылучы «Яшь килен» проекты бу сезондагы ахыргы дәресен уздырды. Әлеге проект, шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никахка кагылышлы төрле мәсьәләләрне күтәрә. Ахыргы дәрес тә нәкъ менә татар милли гореф-гадәтләре турында сөйләшүгә багышланган иде. Очрашуны интернет челтәренә “Яшь килен” проектының ябык аккаунты туры эфирына да чыгардылар, чөнки “Яшь килен” проектында, Казан мөслимәләре генә түгел, Мәскәү, Уфа, Пенза, Чиләбе кебек төбәкләрдә яшәүче татар кызлары да – барлыгы кырыклап яшь мөслимә катнашты.

Очрашуда татар халкындагы милли гореф-гадәтләренең ислам дине белән бәйләнеше, алай гына түгел, гореф-гадәтләрнең шәригатьне саклаудагы мөһим роле билгеләп үтелде. Бу нисбәттән очрашуны оештырган һәм алып барган ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимерова мәшһүр татар дин галиме, гарәп илләрендә дә зур ихтирам казанган Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның беренчесе – тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – милли гореф-гадәт” дигән канатлы гыйбарәсен китерде. Һәрбер милләтнең үз гореф-гадәтләре барлыгын әйтеп, татарлардагы гореф-гадәтләр хакында тәфсилле мәгълүмат бирде. Бик җылы атмосферада узган очрашуда нигездә дөньяга яңа кеше – бала туу белән бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләшүгә зур игътибар бирелде. Булачак яшь киленнәр, үзләре өчен яңалык булган һәр мәгълүматны йотлыгып тыңлап, зур кызыксыну белән сөйләшүдә катнашып утырды.

Айгөл Биктимерова: “Ни өчен без сезнең белән хәзер гореф-гадәтләребез турында сөйләшәбез?” дигән сорау белән кызларга мөрәҗәгать иткәч, җавабында балаларыбызны Ислам дине кыйммәтләренә таянып, үз гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләү зарурлыгын билгеләп үтте. “Без үз гореф-гадәтләребезне балаларыбызга тапшырырлык дәрәҗәдә булырга тиешбез. Әйдәгез, үзебезнең гореф-гадәтләребезне торыгызыйк”, — дип мөрәҗәгать итте ул яшь мөслимәләргә.

“Яшь килен” проектында катнашучы мөслимәләр Айгөл апалары белән “Баланы кайчан тәрбияли башларга?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Җаваплар төрле булды. Ә дөрес җавап тормыш юлыннан бергә атлап барачак хәләл җефетен сайлап алу белән бәйле иде. Бу нисбәттән аларга Айгөл ханым Исламдагы кагыйдәләргә таянып, үз киңәшләрен дә бирде. Аллаһтан курка торган, тәкъва хәләл җефетен җибәрүне сорап, Коръән аятьләрен (бу очракта “Әнбия” сүрәсенең 89 нчы аяте) һәм Аллаһтан дога кылып сораудан, истихара намазы укудан алып, сайлаган кешең турында аның туганнары, таныш-белешләре белән киңәшләшү (гарәпчә ул истишар дип атала), җиде буынына кадәр белешүнең рөхсәт ителгәнлеген әйтте. Шул ук вакытта Айгөл Биктимерова һәр кешенең безнең тормышыбызга сынау өчен җибәрелгәнлеге, хәләл җефетләре белән дә шулай икәнлеген билгеләп үтте. Монда инде сүз барышына яучы әбиләр институтының мөһимлеге кереп китте. Хәзерге вакытта яучы әбиләр белән бәйле гореф-гадәтләрнең югала баруы билгеләп үтелде. Аларның үз вакытында таныштыру-кавыштыру эшләрендә алыштыргысыз кешеләр булуы мәгълүм.

Очрашуда шулай ук мөселман гаиләсе кору өчен никах укыту, бала тугач, гакыйка корбаны — малайлар өчен ике сарык, кызлар өчен бер сарык чалдыру, балага исем кушу, бала туып, җиде көн узгач, аның чәчен алу һәм шул чәч авырлыгында көмеш белән сәдака тарату һәм сөннәткә утырту, бала тугач, аның авыз куышлыгын хөрмә җимеше белән сыпырып алу, бәби мунчасы ягу, бишек туе һ.б. кызыклы гореф-гадәтләр турында сөйләштеләр. Алай гына түгел, әлеге гореф-гадәтләр дин ягыннан да, фәнни яктан да дәлилләнеп, аңлатылып барылды. Чөнки шәригать татар тормышының аерылыгысыз өлеше булып тора.

Яшь киленнәргә шулай ук хәзер татарларда киң таралыш алган Коръән ашлары турында тәфсилле кызыклы мәгълүмат бирелде. Билгеле булганча, ислам дине тыелган заманнарда бу мәҗлесләр нәкъ менә динне саклап калуда зур роль уйнаган. Коръән ашларында вәгазьләр сөйләнә, шулар аша һәркемгә аңлаешлы итеп ислам дине кыйммәтләре турында мәгълүмат таратыла. Туганлык мөнәсәбәтләрен саклау өчен дә менә дигән мөмкинлек булып тора. Билгеле булганча, Исламда туганлык мөнәсәбәтләрен саклауга зур игътибар бирелә, алай гына түгел: туганлык җепләрен өзү зур гөнаһлардан санала. Очрашуда җиде буынга кадәр ата-бабаларыңны белү, шәҗәрәләр (нәсел агачы) турында да бик кызыклы сөйләшү узды: мөслимәләр һәркайсы үз гаилә тарихы белән уртаклашырга ашыкты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: “Яшь килен” проектының дәресләре коры мәгълүмат бирүгә генә кайтып калмыйча, гамәли яктан да бик файдалы итеп оештырылды. Ахыргы дәрес тә искәрмә булмады: түгәрәк өстәлләр артында татар халкының кунакчыллык күрсәткече булган итле бәлеш белән чәйләр эчеп, бишек җырлары көйләп узды ул. Бишек җырлары мөслимәләрдә зур кызыксыну тудырды: алар бу җырларга аерым басым ясап, аларны хәтта бергәләшеп көйләп тә утырдылар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*