tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды

5 декабрь көнне Казан шәһәрендә Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып оештыручылар чараны «Zoom»  элемтәсе ярдәмендә уздырдылар. Милли Шураның Татарстандагы 12 әгъзасы утырышта Татар конгрессының киңәшмәләр залыннан катнашса, Россия Федерациясеннән һәм чит илдәге милләттәшләребез чарада «Zoom»  элемтәсе аша катнашты.

Утырыш ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләвеннән һәм көн тәртибе белән таныштыруыннан башланып китте.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Ринат Закиров эшчәнлегенә рәхмәтен җиткереп, Бөтендөнья татар конгрессының Съезд карамагына яңа җитәкче итеп Данис Шакиров кандидатурасын тәкъдим итте. Үз чиратында Милли Шура әгъзалары Башкарма комитетның яңа җитәкчесе Данис Шакиров кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

Утырышта күтәрелгән икенче мәсьәлә, ул да булса 2020 елга хисап тоту һәм «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән Бөтендөнья татар конгрессының 2021 елга эш планы проектын раслау иде. Васил Шәйхразыев әлеге 352 чарадан торган план һәрбер татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесенә җибәрелүе һәм ул  «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында әзерләнүен әйтеп узды. “Мәгълүм булганча, агымдагы елның 29нче  августында Милләт Җыенында «Татарлар: гамәл стратегиясе» кабул ителде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Дәүләт Советына еллык Юлламасында «Бөтендөнья татар конгрессының бурычы — Милләт җыенында кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру», диде. Киләсе  2021нче елда безнең эшчәнлегебез  Стратегияне тормышка ашыру кысаларында узачак”, – дип ассызыклады Милли Шура рәисе.

Искәртеп узабыз, шушы көннәрдә  2021елга эш планы Конгрессның рәсми сайтына да урнаштырылачак. Бер атна эчендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре фикер-тәкъдимнәрен Татар конгрессына юллый алачаклар, аларны планга өстәү мөмкинлеге булачак.

Көн тәртибенең чираттагы пункты Бөтендөнья татар конгрессының Контроль-ревизия комиссиясе хисабы белән танышу иде. Аны Милли Шура әгъзаларына әлеге комиссия рәисе  Алмаев Әнвәр Ибраһим улы укып таныштырды. Шулай ук утырыш барышында Милли Шура әгъзасы, тарихчы Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы каршында Экспертлар Советы оештыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. Әлеге тәкъдим Шура әгъзалары тарафыннан хупланды.

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә 2021нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан  2021нче елны «Татар милләте бердәмлеге елы» дип игълан итү тәкъдиме дә яңгырады. Алга таба да Милли Шура һәр елга аерым бер исем бирәчәк.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*