tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскида Татар мәдәнияте көннәре бәйрәмендә чәкчәк пешерәчәкләр
Новосибирскида Татар мәдәнияте көннәре бәйрәмендә чәкчәк пешерәчәкләр

Новосибирскида Татар мәдәнияте көннәре бәйрәмендә чәкчәк пешерәчәкләр

25 — 31 октябрь көннәрендә Новосибирскида Татар мәдәнияте көннәре узачак. Бәйрәм вакытында кунакларга татар милли ашлары тәкъдим ителәчәк һәм чәкчәк пешерү буенча мастер-класс узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» директоры Рауза Тихомирова сөйләде.

«Милли костюмнан киенгән кызларыбыз каенлыкка чыгып, узып баручы кешеләрне чәкчәк белән сыйлап, бәйрәмгә чакырачак. Музейда Чат татарлары кунак бүлмәсе, Чат татарларының милли ашлары тәкъдим ителәчәк һәм мастер-класс оештырылачак. Моннан тыш, балалар өчен милли бәйгеләр уйнатылачак, шулай ук утарда мунча ягылачак», — диде ул.

Рауза Тихомирова сүзләренчә, терлек абзары янында кәҗә, сарык һәм башка йорт хайваннарын ашатып булачак. «Утарда тегермәнебез дә бар. Янына ашлык белән он салынган арба да куячакбыз. Бәйрәм өчен махсус Шүрәле һәм Су анасы костюмнары эшләнеләчәк, курчак театры актерлары тамаша куячак. Әдәби-музыкаль кичәләр узачак, татарча фильмнар тәкъдим ителәчәк. Барысы да татар авылындагы кебек булачак», — дип ышандырды ул.

«Үзәкнең ишегалдында оештырылачак концертта безнең татар оешмалары коллективлары, бию һәм вокал ансамбльләре катнашачак. Шулай ук осталар аллеясы дә урнаштырылачак, анда баллар, тимерчелек эшләнмәләре һ.б. әйберләр куелачак. Татар мәдәнияте үзәге бинасы тарихи урында — татар бистәсе җирендә урнашкан, шуңа күрә монда мәгълүмати стендлар куярга ниятлибез», — диде Рауза Тихомирова.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*