tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар-информ»да Казан филармониясенең балалар өчен кастингы турында сөйләшәчәкләр
«Татар-информ»да Казан филармониясенең балалар өчен кастингы турында сөйләшәчәкләр

«Татар-информ»да Казан филармониясенең балалар өчен кастингы турында сөйләшәчәкләр

Бүген, 22 октябрьдә, 15:00 сәгатьтә «Татар-информ»да Казан шәһәр филармониясенең балалар өчен кастингына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев, Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова, Татарстанның халык артисты, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Казан шәһәр филармониясе директоры урынбасары Чулпан Закирова катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: [email protected]

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*