tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2021 ел Удмуртиядә “Авыл елы” булачак
2021 ел Удмуртиядә “Авыл елы” булачак

2021 ел Удмуртиядә “Авыл елы” булачак

Республика җитәкчелегенә мондый тәкъдим белән “Пихтовка” балык хуҗалыгы җитәкчесе Георгий Крылов һәм Удмуртия кулланучылар берлеге советы рәисе, милләттәшебез Рәүф Кәримов чыккан. Аларның тәкъдимен “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре хуплап, тиз арада уңай карар кабул ителгән.

“Удмуртиядә 2021 елны “Авыл елы” буларак игълан итү бар көчне республиканың һәр районын үстерүгә юнәлтү мөмкинлеге бирәчәк. Пандемия булуга карамастан, республиканың авыл хуҗалыгы барлык юнәлешләр буенча да диярлек үсеш юлында. Республика — элеккечә сөт җитештерү буенча Россия лидерлары бишлегендә. Удмуртия үзен тулысынча сөт, ит, йомырка белән тәэмин итә. Предприятиеләребез продукциясе Россия төбәкләрендә генә түгел, 10 чит илдә дә тәкъдим ителгән.

Бүгенге көндә авыл җирлегендә 508 мең кеше яши, шуларның 37 меңе авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Узган елларда авылдан китүчеләр саны күп булса да, хәзер көчле авыл хуҗалыгы предприятиеләре булу халыкны авылга җәлеп итә. Кайберәүләр хәтта башка төбәкләрдән дә күчеп килә. Бу исә безгә районнарны үстерергә, тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудырырга, хезмәт хакын лаек­лы дәрәҗәгә җиткерергә этәргеч бирә. “Авыл елы”ның беренче бурычы — икътисадны үстерү, бизнеска ярдәм итү, инвестицияләр җәлеп итү булса, икенче мөһим бурыч булып инфраструктураны үстерү тора. Бу — юлларны, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, мәдәният йортларын һәм социаль объектларны төзекләндерү, мәктәп һәм балалар бакчалары төзү дигән сүз”, — диде үз чыгышында Республика Башлыгы Александр Бречалов.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*