enrutat
Баш бит / Нурислам Сираҗиев: «Чигү бик кызыклы һөнәр»
Нурислам Сираҗиев: «Чигү бик кызыклы һөнәр»

Нурислам Сираҗиев: «Чигү бик кызыклы һөнәр»

Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә узган «ТатарБазарФест» заманча татар мәдәнияте фестивалендә Казаннан килгән Нурислам Сираҗиевнең таң калырлык чигүләре белән танышкач, кул эшләре һаман затлы иҗат булып кала икән дигән фикер уянды. 6 нчы гимназиядә, Халыклар дуслыгы йортында һәм «Спартак» халык иҗаты йортында ул уздырган остаханәләрдә кул эшләре белән кызыксынучыларның күплеген күреп сокландым.

«Университетта белем алганда Габделхак абый Мәрҗәни мәчетенә Казан кәләпүшләрен тегәргә чакырды. Шулай түбәтәйләр тегә башладым. Ул 90 нчы еллар иде, түбәтәйләрне бер җирдән дә табып булмый торган заман. Соңыннан чигү үрнәкләре күргән саен: «Ничек шулай эшлиләр икән?» — дигән кызыксыну уянды. Башта түбәтәйләрне сәйләннәр, аннан төрле җепләр белән чигә башладым. Чигү бик кызыклы һөнәр бит ул. Бер рәсемне төрле төсләр, төрле ысул белән чиксәң, бөтенләй яңа бизәк килеп чыга. Аңа карыйсың да, тагын күңел күтәрелеп китә. Илһам килгәндә, мин иртәдән алып кичкә кадәр чигеп утырырга булдырам. Хәзер чигү үрнәкләре белән кызыксынучылар бар. Интернетта татарча чигү буенча бернәрсә дә булмагач, “ВКонтакте”да бер төркем булдырдым. Үзем җыйган орнаментларны, бизәкләрне, киңәшләремне куям. Төркемне берничә кеше белән генә башлаган идем, хәзер 800дән артык кеше теркәлде», — дип уртаклашты Нурислам.

Ул укучыларны тукымалар сайларга, бизәкләрне төшерергә, тамбурлы чигү үрнәкләрен ыргаклар белән чигәргә өйрәтте. Гимназиядә узган остаханәдә чигәргә өйрәнеп калырга тырышучы кызлар да, битараф кына карап утыручылары да булды.

«Миңа остаханә ошады, чөнки мин өйдә кул эшләре белән шөгыльләнәм. Әби мине бәйләргә өйрәтте. Мөстәкыйль рәвештә шарф бәйләдем. Ә менә ыргак белән чигеп караганым юк иде әле», — диде Рузалина Гарифуллина.

Камила Кутлина кул эшләре белән шөгыльләнмәсә дә, аңа да остаханә ошаган. «Мин бүген ыргак белән бәйләргә өйрәндем», – диде ул горурланып. Вак-вак адымнар белән генә чиккән Камиланы укытучы апасы да мактап алды. «Минем кул эшләре белән шөгыльләнергә сабырлыгым җитми», — диючеләр дә булды.

«Укучыларга тамбурлы чигү ошый, ә менә чалыштырып (крестиком) чигү бик күпләргә авырдан бирелә. Югыйсә, кул эшләре тынычландырырга тиеш. Әмма балаларның эшләре килеп чыкмагач, алар борчыла башлыйлар. Хәзер яшьләр шундый, аларның бик тиз генә нәтиҗәгә ирешәселәре килә. Югыйсә, килеп чыкмаган очракта, аны сүтеп, яңадан эшләргә була. Алай киредән эшләп утырырга алар ялкауланалар, сабырлыклары җитми. Быел 5 нче сыйныфтан технология фәнен яңа программа белән укыта башладык. Яңа таләпләр буенча балаларны кызларга, малайларга бүләргә ярамый. Шуңа күрә кызларны хатын-кызлар эше белән бергә агач, металл эшкәртү кебек һөнәрләргә дә өйрәтәбез. Малайлар белән тегәбез, ризык әзерлибез. Бу программа укучыларга ошый», — диде Раушания Рәшид кызы.

Мондый остаханәгә балалары «Асылъ­яр» ансамблендә шөгыльләнүче әниләр нык сусаган иде. Чөнки алар үзләре дә кул эшләрен үз итәләр.

«Балаларның чыгыш ясый торган түбәтәйләре бик иске иде, аларны яңарттым, калфаклар ясадым. Без милли киемнәрне теккәндә, элекке кием үрнәкләрен дә истән чыгармыйбыз. Бүгенге остаханә ошады, бик күп сорауларыма җавап таптым. Мин дә түбәтәйләрне нәкъ менә Нурислам өйрәткәнчә эшлим. Бәйләргә мине әни өйрәтте. Хәзер чигәм, алмаз техникасы белән картиналар ясыйм. Балчык, тукымалар, җепләр белән дә эшләргә яратам. Хәзер рәсем ясый башладым», – ди Рәзилә Мөбәрәкова.

Әлфия Шәймәрданова әлеге шөгыльне үз итүе әнисеннән килүен әйтте.

«Әни элек бәйли иде. Хәзер 70 яшьтә булса да, һаман да чигә. Мин үзем дә декрет ялында булганда Кол Шәриф мәчете картинасын бисер белән ясап чыктым. Әлегә ике балам да кечкенә. Алар бераз үскәч, кул эшләре белән шөгыльләнергә уйлыйм», — диде Әлфия.

Рилия Закирова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*