tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себертатар теле сүзлеге дөнья күрде
Себертатар теле сүзлеге дөнья күрде

Себертатар теле сүзлеге дөнья күрде

1 ноябрь көнне Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсендә 3 китап авторы, өлкә себертатарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәүзия Марганованың “Себертатарца-урысца сүслек” дип аталган чираттагы китабын тәкъдим итү чарасы узды.

470 биттән тоган әлеге сүзлек “Төмән нәшрият йорты”нда 650 дәнә белән бастырылган. Китапка 30 меңгә якын себертатар сүзе кергән. Фәүзия Фәез кызының әйтүенчә, бу сүзлек өстендә ул 10 елга якын эшләгән. Сүзлек өлкә Думасы һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының матди ярдәме белән бастырылган.

Сүзлекнең җаваплы редакторы филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин. Фәнни рецензияне филология фәннәре кандидатлары Римма Моратова белән Мөнирә Хөснетдинова язганнар.

Автор матди һәм рухи яктан булышучыларга олы рәхмәтен белдерде. Чара барышында өлкә себертатар язучылары оешмасы рәисе Клара Кучковская, җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов, филология фәннәре кандидатлары Мөнирә Хөснетдинова, Әлфия Толстолыткина, Максим Сагидуллин, Руслан Сәлимов, тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева, өлкә фәнни китапханәсе хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова чыгыш ясап, авторның шатлыгын бүлештеләр, киләчәктә уңышлар теләделәр. Форсаттан файдаланып, Максим Сагидуллин үзе чыгарган җырлар дискы белән дә таныштырып үтте.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*