tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлатта чуваш мәдәниятенең “Уяв” VIII Бөтенроссия милли бәйрәме узды
Нурлатта чуваш мәдәниятенең “Уяв” VIII Бөтенроссия милли бәйрәме узды

Нурлатта чуваш мәдәниятенең “Уяв” VIII Бөтенроссия милли бәйрәме узды

 ТР Премьер-министры  Илдар Халиков Нурлатта чуваш мәдәниятенең “Уяв” VIII Бөтенроссия милли бәйрәмендә катнашты. (5 июль, 2014)

Бу бәйрәм монда 2006 нчы елдан уздырыла. Россиянең барлык почмакларыннан 100дән артык фольклор коллективы бәйрәмнең кунакларын һәм катнашучыларын куандырды.

Чарада Чувашстаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Самара өлкәсеннән, Пермь краеннан, Башкортстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән рәсми затлар булды.

Кунакларга милли аш-сулар белән төрле ишегаллары күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр.

ТР Премьер-министры ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, шулай ук үзенчәлекле бәйрәмнән таң калуын белдерде, барысына да бу бәйрәмне яхшы кәеф белән уздыруларын теләде.

Илдар Халиков милли-мәдәни хәрәкәт активистларына – “Теремок” балалар бакчасы мөдире Татьяна Фадеевага, ТР Югары суды судьясы Александр Огоневка – ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулай ук бәйрәмдә Айрат Сибагатуллин һәм Вадим Ефимов ТР һәм Чувашстан Республикасы арасында мәдәният һәм үсеш өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүне имзалады.

Соңыннан Илдар Халиков кунаклар белән “Уяв”ның төп символы – әйлән-бәйләнгә кушылды.

Бәйрәмдә традиция буенча спорт-күңел ачу чаралары, мәдәни-массакүләм чаралар, бәйгеләр оештырылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татар – информ МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*