tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очрашу урыны – Мамадыш
Очрашу урыны – Мамадыш

Очрашу урыны – Мамадыш

Узган атнаның җомгасында Мамадышның Балалар сәнгать мәктәбе “Ак калфак”лыларның, язучыларның, журналистларның очрашу урынына әйләнде. Шунда ук татарча китаплар сәүдәсе, вакытлы матбугатка язылу да оештырылган иде.

Татарстан китап нәшрияте мөхәррире, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов нәшриятның эшчәнлеге, заман таләпләренә җавап биреп электрон китапханә, аудиокитаплар эшләүләре турында сөйләде. “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов, “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире, язучы Радик Сабиров, хезмәткәре Йолдыз Шәрәпова, “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Ялкын” журналлары вәкилләре Фәнил Гыйләҗев, Рәмзия Кашапова, Гүзәл Закирова “Уку бәйрәме”нең газета-журналлар өчен дә бәйрәм булуын искәртеп, яңа укучыларны җәлеп итү өчен башкара торган чаралары турында сөйләделәр.

“Без Мамадыштан үрнәк алып эшлибез. Мамадышның мәгълүмат чаралары һәрвакыт кайдадыр җиңәләр, оталар. Журналистлары көчле”, – диде Радик Сабиров.

Әлеге күңелле чарага Татарстанның атказанган артисты Нурзадә дә килгән. Аның чыгышлары очрашуга ямь өстәде.

“Республика матбугаты хезмәткәрләре белән мондый очрашулар дәвамлы булсын. Безнең Мамадышта күңелле очрашулар әледән-әле булып тора. Туган төбәгебез язучылары һәм шагыйрьләре белән дә гел элемтәдә торабыз”, – диде “Уку бәйрәме”н шәһәрдә кабул иткән район китапханәчеләренең җитәкчесе Лилия Шәрифуллина.

Фирая Ганиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*