tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының Сарапулда гастрольләре
Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының Сарапулда гастрольләре

Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының Сарапулда гастрольләре

5 ноябрьдә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә «Хуш, Агыйдел» спектаклен куйды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Театр әлеге шәһәргә беренче тапкыр гастрольләргә чыкты, ләкин ул юкка гына сайланмады – спектакль нигезенә яткан Түбән Кама сусаклагычы төзелгәндә авылларны күчерү фаҗигасе Сарапул татарларына бик яхшы таныш. Алар да бу якларга шуның нәтиҗәсендә күченеп килгән.

Сарапуллылар артистларны биюләр, мул табын белән каршы алды. Сәүдәгәр, меценат Зөлфәт Арсланов ярдәме белән төзелгән «Барс» музей киңлеге белән таныштырдылар. Биредә татар халкына караган төрле экспонатлар җыелган.

Спектакльне карарга тулы зал җыелды. Тамашачы елады да, көлде дә.

Зөлфәт Арсланов Чаллы театрына, автор Ягъсүф Шәфыйковка олы рәхмәтен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*