tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районы Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтара
Чүпрәле районы Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтара

Чүпрәле районы Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтара

Бүген татар зыялылары шагыйрь, тәрҗемәче Шәрәф Мөдәрриснең тууына 100 ел тулу уңаеннан Чүпрәле районында оештырылган искә алу чараларында катнаша.

Казаннан килгән язучылар – Зиннур Мансуров, Марат Әмирханов, Рәмис Аймәт, Йолдыз Шәрапова, педагог Инсаф Абдулла Чүпрәледә Шәрәф Мөдәрриснең бюстына чәчәкләр салды. Искә алу чараларында шагыйрьнең кызы Әлфия Мөдәррисова-Минһаҗева да катнаша.

“Шәрәф Мөдәррис – татар әдәбияты тарихында Абдулла Алиш, Сибгат Хәким белән янәшә атлаучы, иҗаты алар белән бер югарылыкта өйрәнелергә тиешле олуг әдипләребезнең берсе. Мин соңгы вакытларда Шәрәф Мөдәррискә бәйле архив язмалары белән таныштым. Замандашлары аны гадел, намуслы, ихлас кеше итеп искә алалар. Кызганыч, ул 44 яшендә вафат була. Аның исемен укучыларыбызга кайтарасы, аны тагын да танытасы иде. Бүгенге чара – аның иҗади гомерен озайту”, – диде татар шагыйре Рәмис Аймәт.

Ул Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтару юнәлешендәге эш өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Шәрәф Мөдәррисне искә алу чаралары фәнни-гамәли конференция форматында шагыйрьнең туган авылы Каракитә мәктәбендә дәвам итте.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*