tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очып киткән Казан циркы, суга баткан Чаллы «Түбәтәе»: Чаллы дизайнерыннан яңа караш
Очып киткән Казан циркы, суга баткан Чаллы «Түбәтәе»: Чаллы дизайнерыннан яңа караш

Очып киткән Казан циркы, суга баткан Чаллы «Түбәтәе»: Чаллы дизайнерыннан яңа караш

Дизайнерның фотосурәтләрендә гап-гади шәһәр урамнары фантастик дөньяга әверелә. Йортлар арасында галәмәт зур ак аюлар йөри, фонтаннарда гигант мәчеләр су эчә, диңгез хайваннары су коена, истәлекле җирләргә космонавтлар төшеп утыра. Үзенең гаҗәеп фотоколлажлары турында Рәхим Хәйруллин «Интертат» укучыларына да сөйләде.

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

 «Фотога лайк куйсалар — миңа шул җитә»

«Фотога төшерергә күптәннән яратам. Күзем нәрсәгә төшә — табигать күренешләре, шәһәр объектларымы ул, кешеләр, барысы да минем гади генә телефоным камерасында урын ала иде. Ә менә мин бүген язылучыларыма тәкъдим итә торган форматтагы коллажларны өч-дүрт ел элек, iPhone 5 телефонын алу белән ясый башладым. Аның мөмкинлекләре зуррак булып чыкты. Башта фотоларга махсус кушымталар аша төсләр белән уйнап, төрле үзгәрешләр кертә идем. Соңрак интернет киңлекләреннән үтәкүренмәле фондагы фотолар эзләп, аларны үземнекеләр белән берләштереп, коллажлар ясый башладым. Элек коллажларны үземнең фотолар белән генә эшләсәм, хәзер башка авторларның фотоларын да алам. Алардан рөхсәт сорыйм, әлбәттә. Авторы билгесез фотосурәтләрне дә кулланам, чөнки алар минем эшләремдә коммерция максатында файдаланылмый.

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

Әлеге эшләрем белән нәрсәгәдер ирешү яки кемнедер җәлеп итү максатым юк. Ясаган коллажларымны инстаграм битендәге шәхси блогыма куеп барам. Бу бары тик яраткан шөгылем — хобби, шуннан да артык түгел. Язылучыларым аларны күреп елмая, кәефләре күтәрелеп, миңа берәр лайк куеп чыгып китә икән, миңа шул җитә. Артыгы кирәк түгел. Мин моны «акыл өчен күнегүләр» дип атыйм. Аны теләгән һәркем булдыра ала, чынлап торып мавыгырга гына кирәк», — ди Рәхим әлеге шөгыле турында.

Рәхим үзенең төп һөнәрен сәнгать белән азмы-күпме дәрәҗәдә бәйле дип саный — ул motion designer булып эшли. Видеостудиядә реклама роликлары әзерли. Чаллы яшьләре Рәхимне төнге клублардагы ди-джей һәм КВНчы буларак та беләләр. Рәхим Чаллы идарә Институтының «Неуправляемые» һәм «Яр Чаллы җыелма командасы» составында уңышлы чыгыш ясап, берничә сезон рәттән Татарстанның «Четыре татарина» җыелма командасында уйнаган иде.

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

«Казан – локация ягыннан уңышлы шәһәр»

Соңгы вакытта Рәхимнең башкалабыз объектларына игътибары арткан. «Яр Чаллыда локация урыннары артык күп түгел. Казан, бу яктан, күпкә отышлырак шәһәр», — ди ул. Авторның соңгы эшләре арасыннан, ниһаять, «очып китеп баручы» цирк бинасы, ачык галәмдәге Камал театры, ләкләкләр оялаган «Казан» гаилә үзәген аерып күрсәтергә була. Казанлылар үз битләрендә аның фотолары белән актив бүлешәләр. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, мәсәлән, Космонавтика көненә багышланган фотолар сериясе ошаган. Ул аларны бәйрәм көнне үзенең инстаграм битенә куйган иде.

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

Рәхим Хәйрулинның шәхси архивыннан

«Кайвакыт заказга фотоколлажлар сорыйлар. Ләкин бу очракта һәр детальгә игътибар бирергә кирәк булыр иде. Фотосурәтнең ниндидер минуслары булырга тиеш түгел. Заказга ясар өчен моның белән тагын да профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә, үзеңне тулысынча шул юнәлештә ачарга кирәктер. Мин бары тик инстаграмдагы блогым өчен генә әзерләгәч, аларга артык тәнкыйди күзлектән карамыйм. Барысы да тез өстемдә ясала. Күңелемә ошый икән — куям.

Коллажлар буенча махсус эшләүче дизайнерлар күп. Алар һәр шәһәрдә диярлек бар. Алар аны заманча сәнгатьнең бер төре итеп карый. Чөнки бу — компьютер графикасы», — ди автор.

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

«Мондый сурәтләрне кәефләнеп алган кеше генә ясый ала»

Рәхимне тәнкыйтьләүчеләр дә аз түгел. Кайбер профессиональ дизайнерлар детальләрнең, кайбер элементларның җитешсезлекләрен күрсәтеп язалар. Кайбер кешеләрнең акылы бу рухтагы фотоларны кабул итми. «Мондый коллажларны күз алдына китереп ясау өчен наркотик матдәләр кәефе астында булырга кирәк» — дип язган берәү.

Рәхимнең коллекциясендә 400дән артык фотосурәт бар. Узган ел Чаллының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда шәхси күргәзмәсен оештырырга тәкъдим иткән булганнар аңа. «Мин бөтен сурәтләрне дә смартфонда ясыйм. Аларны күргәзмә өчен зур форматта бастырып чыгару мөмкинлегем юк. Ул очракта сыйфаты югалачак», — ди ул.

Рәхим Хәйрулинның шәхси архивыннан

Рәхимнең коллажларында Чаллы яшьләре ирония күрә. Чыннан да, үзенең бу фактны кире кагуына карамастан, кайбер кадрлар артында яшерен мәгънә ята кебек.

«Минем эшләремдә сәяси-социаль ирония юк һәм булмаячак та. Язылучыларым аны үзләре уйлап чыгара. Мәсәлән, шәһәребездәге бер пляжда ком казучы эт фотосы пляж хуҗасының өстәгеләр белән ниндидер аңлашылмаучанлыклары килеп чыккан вакытка туры килде. Әлеге этне шул әфәндегә чокыр казучылар образы дип аңладылар. Яисә, бер җәйдә яңгыр сулары агызу җайланмаларының эшләп өлгерә алмавы аркасында, Вахитов проспектындагы күпер астын су баскан иде. Шул күпер астыннан йөзеп килүче су трамвае фотосурәтен әлеге хәлгә пародия дип кабул иттеләр. Мин язылучыларымның фантазиясен чикләмим, фотоның астындагы язуның нинди булачагын уйлар өчен үзләренә урын калдырам», — ди Рәхим.

Рәхим Хәйрулинның шәхси архивыннан

Дизайнер фикеренчә, мондый коллажларны телефоны булган һәр кеше ясый ала. «Бөтенләй фоторедакторлар белән эшли белмәүчеләргә „Snapseed” дигән кушымтадан башлау уңайлы булачак. Ул максималь гади кушымта. Ике фотографияне кушасың да, әлеге программада күләгәләр кулланып, төсләр ярдәмендә чынбарлыктагы фотога охшатырга тырышасың. Ә инде дизайн белән азрак «дуслашып» алгач, фотошопка һәм башка катлаулырак кушымталарга күчәргә мөмкин», — ди ул.

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

Рәхим Хәйрулинның шәхси архивыннан

Рәхим Хәйруллинның шәхси архивыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*