enrutat
Баш бит / Океан артыннан сәлам
Океан артыннан сәлам

Океан артыннан сәлам

Коронавирус пандемиясе, шул уңайдан дөньяда урнашкан вакыйгалар турында телевизорда, интернетта көне-төне сөйләнә. Үз илебездә, өлкәбездә, районнарыбызда эпидемиологик хәлләрнең, аңа каршы көрәш чараларының ничек алып барылуын ишетеп тә, күреп тә беләбез, ә менә башка илләрдә бу өлкәдә хәлләр чынбарлыкта ничек икәнне белер өчен, без ерактагы якын дусларыбыз белән элемтәгә чыктык. Америкада гомер итүче, тамырлары белән күрше Пильна районы Иске Мочали авылыннан булган (Түбән Новгород өлкәсе) Әнисә ханым ИМАМЕТДИНОВА сөйләгәннәрдән чыгып, океанның икенче ягында урнашкан илдәге вакыйгалар белән таныштырып үтәсебез килә.

— БЕЗ яшәгән San Jose шәһәре Американың иң зур штатларының берсе итеп саналган Төньяк Калифорниядә урнашкан. Биредә халык саны 40 млн итеп исәпләнә. Калифорния үзенчәлекле штат, аны мин интернациональ җирлек дип тә әйтер идем, чөнки биредә дөньяның төрле җирләреннән килгән, төрле милләт кешеләре төпләнеп гомер итә. Без Санта-Круз һәм Сан-Франциско шәһәрләреннән ерак яшәмибез, океан ярында урнашкан дачабыз бар. Ирем хай-тек, мин медицина өлкәсендә хезмәт итәбез, кызыбыз Алиса шәхси мәктәптә белем ала, югары уңышлары белән сөендерә.

Карантинга килгәндә, ул биредә 16 марттан игълан ителде. Төрле оешмалар хезмәткәрләре өйдән торып эшләүгә, дәүләт һәм шәхси мәктәпләр, һөнәри белем бирү йортлары дистанцион форма укытуга күчте. Башта гомуми изоляция 6 апрельгә кадәр дип кенә билгеләнгән булса, соңрак ул 4 майга кадәр озайтылды. Бу срок үтүгә, Президент администрациясе билгеләвенчә, һәр штат индивидуаль рәвештә карар кылырга тиеш булачак: алга таба нинди адым ясарга, экономиканы ничек күтәрергә һәм штатларны элекке халәтенә кайтару кебек мәсьәләләр җирле губернаторлар җилкәсенә ятачак. Ни генә булса да, без үз губернаторыбызга ышанабыз, моңа кадәр эшчәнлеге белән тулаем канәгатьләр һәм әле дә аның дөрес карар кабул итәчәгенә шикләнмибез.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, соңгы айларда Америкада эшсезләр саны 22 млн га җитте. Беренче итеп бизнес белән шөгыльләнүчеләргә шактый тискәре йогынты ясады ул. Банк, медицина, җитештерү кебек мөһим тармак хезмәткәрләре генә үз эшләрен дәвам итә бүген.

Кечкенә бизнесларга федераль фондтан материаль ярдәм күрсәтелә. Һәр апрель без еллык керемнән салым түлибез. Әйтергә кирәк, бу шактый зур сумма. Ә пандемия һәм эшсезлек сәбәпле аны түләү срогы дәүләт тарафыннан июльгә кадәр кичектерелде. Шулай ук елга ике тапкыр йортның базар бәясеннән 1,5 % күләмдә исәпләнә торган салымны да соңрак түләргә мөмкинлек бар. Димәк, дәүләтебез ситуацияне аңлый, халкының хәленә керешә.

Мәктәпләр бездә уку елы ахырына кадәр ябык. Дәүләтнекеләрендә дистанцион формада укырга мөмкинлекләре булмаган балаларга штат һәм Google компаниясе Lite Tab планшетлары кайгыртты. Шулай ук түбән бюджетлы гаиләләрдән булган укучылар өчен мәктәпкә килеп махсус төрелгән көндәлек ланч алу мөмкинлеге тудырылган.

Башка илләр белән чагыштырганда, бездә ирекле  рәвештә урамда, паркларда хәрәкәт итәргә, кибет яисә башка кирәк җиргә бару мөмкин. Бернинди пропусклар һәм чикләнүләр юк, бары тик бер-береңнән 2 метр дистанцияне тоту таләп ителә. Кибетләрдә кирәкле көнкүреш әйберләре, ашамлыклар бар. Антисептик, салфеткалар, бәдрәф кәгазе киштәләрдән бик тиз бетсә дә, аларны кичектерми тулыландыралар. Кешеләр кибетләргә унарлап керә, 2 метрлык дистанцияне тота, кассага махсус тамгаларга басып чират көтә. Сатучылар үзләре дә тиешле саклык кагыйдәләрен үтиләр.

Бер-берләренә карата халык бик игелекле бездә. Шушы авыр вакытларда олы яшьтәге күршеләренә, туганнарына, мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүче волонтерлар бик күп.

Медицина өлкәсе “напряженный” дияр идем. Башка илләрдәге кебек үк перчатлар, битлекләр, санитар кирәк-яраклары кытлыгы сизелә. Клиникаларга йөрү киңәш ителми, табибларга видеомөрәҗәгать аша чыгарга, яисә ашыгыч ярдәм чакыртырга була.

Калифорниядә коронавируска тест узу күптән түгел генә кертелгәнгә, бүгенге көндә телевизорда сөйләнәчәк бу чир белән йолыгучылар санына тулысынча ышанырга кирәкми. Бездә генә түгел, дөнья күләмендә дә бу саннар ахырына кадәр төгәл дөрес исәпләнмәгән. Аны тулысынча билгеләү мөмкин дә түгел. Ник дисәгез, әлеге тестларны тагын да югарырак күләмдә эшләү өчен илебездә кеше ресурсы җитешми, моны пандемия сәбәпле күбесе компанияләрнең эшчеләре санын кыскартуы белән дә бәйләргә була.

Шул уңайдан кечкенә генә статистика китерәм: бүгенге көндә 350 млн кешесе булган Америкада әлеге тестны узучылар халыкның 1,1 процентын гына тәшкил итә. Димәк, уйланырга урын бар.  Шәхсән мин якыннарым, дусларым, коллегаларым арасында коронавирус белән бәйле булган гадәттән тыш хәлләр күзәткәнем юк, Ходайга шөкер.

Коронавирус белән чирләүчеләрнең һәм үлүчеләрнең зур өлеше Нью-Йорк шәһәренә туры килә. Аның транспорт системасы көчле булганга, биредә кеше  агымы бихисап: кемдер шунда яши, кемдер укый, кемдер сәяхәтче буларак килә. Нью-Йоркның инфраструктурасы Калифорниядән бик нык аерыла. Бу шәһәр районнарга бүленгән, ә уңышлылары белән беррәттән, җирле хакимияткә, полициягә буйсынмаучы районнар да бар. Әлбәттә, шундыйлар пандемиягә каршы көрәш чараларын якка какты. Һәм менә нәкъ бу районнарда  коронавирус белән чирләүчеләрнең саны өскә үрмәли.

Барлык америкалылар турында әйтә алмыйм, ә менә безнең штат шәһәрләрендә яшәүчеләр тарафыннан коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән гомумизоляция режимын бозучылар юк дияр идем, чөнки ни генә булса да, америкалылар законга буйсынучы халык.

Бүгенге мөмкинлектән файдаланып, мин “Туган як” аша барлык нижгарлы милләттәшләремә кайнар сәламнәремне юллыйм. Ихластан һәркайсыгызны Изге Рамазан ае белән тәбрик итәм, тыныч тормыш, сәламәтлек телим. Шулай ук зур рәхмәтемне барлык туганякчыларга да ирештерәсем килә. Сез, бернинди вирустан курыкмыйча, үз укучыларыгызны рухи азыктан өзмичә эшли бирәсез. Шәхсән мин үзем дә атна саен электрон  формада килгән, туып-үскән Нижгар җирлеге яңалыкларына бай булган “Туган як” газетасын яратып укыйм, туган якларыма кайткан төсле булам. Киләчәктә дә сезнең белән элемтәдә торырга насыйп булсын.

Сөйләргә сүз күп, биредәге мөселманнар җәмәгатьчелеге турында дөньялар тынычлангач сөйләшербез. Ә бүгенгә һәркайсыгызга исәнлек-саулык теләп, Калифорния штатыннан кайнар сәламнәр теләп калам, — дип сүзен йомгаклады Әнисә ханым.

Кызык дөнья! Безнең борынгы әби-бабайларыбыз бүген өйдә торып җирнең икенче катында яшәгән кеше белән аралаша алу мөмкинлеген күреп хәйран калган булырлар иде. Бу очракта танылган мультфильмдагы кебек: “…до чего техника дошла” диясе килә. Ә Әнисә ханымга андагы хәлләрне шулай төгәл итеп җиткергәне һәм газетабызны ничә еллар дәвамында укып барганы өчен зур рәхмәт белдерәбез, үзенә һәм гаиләсенә матур тормыш, бәхет, иминлек теләп калабыз.

Румия ХАМЗИНА сөйләште.

«Туган як» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*