tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оксфордтагы конференциядә татарларның дөнья тарихында тоткан урыны турында сөйләштеләр
Оксфордтагы конференциядә татарларның дөнья тарихында тоткан урыны турында сөйләштеләр

Оксфордтагы конференциядә татарларның дөнья тарихында тоткан урыны турында сөйләштеләр

8 апрельдә Оксфордта  «Дөнья тарихында татарлар» халыкара конференция узды. Аны Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Оксфорд университетындагы хезмәттәшләре белән берлектә оештырды. Конференцияне үткәрү инициативасы РФ нең Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан хупланган иде. Идеяне шулай ук Бөтендөнья татарс конгрессы, Европа татарлары  альянсы тарафыннан да теләктәшлек тапты.

Бөекбританиядәге РФ илчелегеннән конференция кунакларын һәм катнашучыларны мәгълүмат, матбугат һәм мәдәният буенча киңәшчесе Константин Шлыков сәламләде.

Сәламләү сүзе белән Оксфорд башлыгы урынбасары Рей Хэмберстоун чыгыш ясады. “Пермь һәм Уфага барган вакытта татарлар турында өзек-төтек мәгълүмат туплаган идем, һәм бу горур һәм үзенчәлекле халык турында берни белмим. Безгә Оксфордка гадәттә белем өстәргә киләләр. Шунысы кызык, бу юлы мин бирегә сездән белем тупларга дип килдем”, – диде ул.

Оксфорд университеты исеменнән британ тарихчысы, борынгы урта гасыргы Россия, Кавказ һәм Византия буенча белгеч, профессор Джонатан Шепард сүз алды. Бу галим дөньякүләм гыйльми җәмәгатьчелек тарафыннан Византия һәм Киев Русе буенча әйдәп баручы белгеч булып санала.

“Бу конференциядә катнашу чакыруын алгач, мине шок, тетрәнү һәм көнләшү хисләре катнашмасы биләп алды. Ни өченме? Шок һәм тетрәнү – бирегә хезмәтләре минем шәхси китапханәмнең түрендә сакланучы галимнәр килгән. Көнләшү хисен Алтын Урда чорын өйрәнүчеләр кулында тарихи материаллар байлыгы белән аңлатын буладыр. Чөнки минем тикшеренүләрем чыганакларга ул кадәр бай түгел”, – диде профессор Шепард.

Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов галимнәргә һәм кунакларга Алтын Урда чоры буенча тикшеренүләрнең кыскача тарихын сөйләп бирде. “Россиядә һәм Европада Алтын Урда һәм гомумән татар тарихы турында күп кенә мифлар һәм легендалар йөри. Алар татарларны чиксез Евразия далаларын изеп торган кыргый халык итеп күрсәтә. Лев Гумилев бу уйдырмаларны “кара легенда” дип атый торган булган. Сталин 1944 елда коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты карары аша Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнүне тыя. Үзгәртеп корудан соң хәл кискен үзгәрде. Алтын Урда тарихына объектив карашлы, татар тарихын мифлардан арындырырдай кыю тарихчы галимнәр барлыкка килде”, – диде Р.Хәкимов.

Рафаил әфәнде дөнья күргән фәнни хезмәтләрнең халыкара дәрәҗәсен ассызыклады. Җидетомлык “Татарлар тарихы”н дөньяда иң абруйлы 200 тарихчы галим язган. Ә “Дөнья тарихында Алтын Урда” монографиясе – Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты, Россия Фәннәр академиясененең Россия тарихы институты, Оксфорд университеты галимнәренең уртак хезмәте. Хәзер бу китаплар инглиз телендә Оксфорд университетының Бодлиан китапханәсендә дә саклана.

“Дөнья тарихында Алтын Урда” монографиясе шеф-редакторы, Оксфорд һәм Сорбонна-Париж IV университетлары фәнни хезмәткәре Мари Фаверо-Думенжу Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты һәм Россия Фәннәр академиясененең Россия тарихы институты галимнәренә бергә башкарган уңышлы эшләре өчен рәхмәтен белдерде. “Алтын Урда кешелек дөньясының уртак мирасы. Ул үз эченә Монгол империясенең  Кытайдагы, Әфганстандагы, Индиядәге, Персиядәге, Анатолиядәге  мирасчы дәүләтләр, Византия,  Русь, Европа һәм Урта Көнчыгыш тарихын ала.

Россия Фәннәр академиясененең Россия тарихы институтының баш фәнни хезмәткәре Вадим Трепавлов Алтын Урда һәм татар ханлыклары феноменын өйрәнү өчен Россия һәм Бөекбритания галимнәре арасында үзара багланышлар урнаштыру һәм ныгытуның әһәмиятле булуы белән килеште.

Соңыннан “Алтын Урдада һәм аның мирасчы дәүләтләре: Казан ханлыгы һәм Кырым ханлыгының башлангыч чорында канцелярия эшләре оештырылуы” дигән доклад белән Будапешттагы Этвеш Лоранд исемендәге университет профессоры Иштван Вашари чыгыш ясады. Польша фәннәр академиясенең Тарих институты профессоры Дариуш Колодзейчик шулай ук канцелярия мәсьәләләренә тукталды, ул Кырым ханлыгындагы документларда кайсы телләр кулланылганлыгы турында бәян итте.

Конференция Луиза Бохараеваның Равил Бохараев материалларына нигезләнгән Алтын Урда шигърияте турында доклады белән тәмамланды. Шулай ук бу фәнни чара эшендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Европа татар альянсы әгъзалары катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*