tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида “Татарча диктант”ны Дуслык йортында һәм шәһәрнең үзәк китапханәсендә яздылар
Омскида “Татарча диктант”ны Дуслык йортында һәм шәһәрнең үзәк китапханәсендә яздылар

Омскида “Татарча диктант”ны Дуслык йортында һәм шәһәрнең үзәк китапханәсендә яздылар

19 октябрьдә Омскида татарча диктантны ике урында – Дуслык йортында һәм Шәһәрнең үзәк китапханәсендә яздылар. Дуслык йортында татар теле буенча белемнәрен утра яшьләрдәге һәм өлкәнрәкләр тикшерсәләр, китапханәдә, асылда, яшьләр булды.

Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлары исә диктантны алдан ук, 17 октябрь көнне яздылар. Күпчелеге мәктәптә татар телендә белем алмаган ханымнар, үзебез өчен язып карыйк, бәлки 19 октябрьдә барырбыз, дип, шулай, алдан үзләрен сынап карарга булдылар. Әлбәттә, диктантның тексты иркен рәвештә сайлап алынды. Фәния ханым Хуҗахмәтнең Җәлил хәзрәт турындагы язмасыннан бер өзек алып яздылар. Дөрестән дә, хатасыз, 5 ле билгесенә язучы булмады. Әмма, һәр атна офиста җыелып, төрле кул эшләре белән шөгыльләнүче, бәйрәмнәр булса – сабан туемы, шәһәр көнеме, мохтарият оештырган башка бәйрәмме – һәммәсендә актив катнашып, балалар өчен дә төрле чаралар оештырып, күп эшләр башкаручы ханымнар татарча диктантны чагыштырмача начар язмадылар.

Шулай да 19 октябрьдә Дуслык йортына ике генә кеше – оешманың җитәкчесе Фагилә Чумарова һәм Мавличамал Сәгадеева бардылар.

Сүз уңаеннан – Фәгыйлә ханым узган елда диктантны 5 ле билгесенә язган иде. Инде быелгы нәтиҗәләр нинди булыр? Ансы беренче ноябрьдән соң билгеле булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*