tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә яңа татар мәктәбе ачылачак
Пермьдә яңа татар мәктәбе ачылачак

Пермьдә яңа татар мәктәбе ачылачак

19 ноябрь көнне видеоконференция элемтәсе режимында Пермь шәһәрендә татар мәктәбен ачу мәсьәләләренә кагылышлы төзелгән эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Онлайн очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният  комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәк-ара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәрләре, Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы, Пермь крае мөселманнары мөфтие Әнвәр хәзрәт Аблаев катнаштылар.

Әлеге видеокиңәшмә икенче тапкыр оештырыла. Киңәшмәдә сүз Пермь крае хакимияте тарафыннан бүлеп бирелгән бинада яңа татар мәктәбе ачу турында барды. Бүгенге көндә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы лицензия һәм устав мәсьәләләрен хәл итү буенча Пермьдәге милләттәшләребезгә ярдәм итәргә теләк белдерделәр. Агымдагы елның декабрь аенда эшче төркемнең Пермь ягындагы әгъзалары Казанга киләчәк. Биредә алар “Адымнар” полилингваль белем бирү комплексы һәм 180-нче күппрофильле полилингваль гимназия эшчәнлеге белән танышачаклар.

Мәктәп ачылышы 2021 елның яңа уку елына планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*