tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә Мөхлисә Бубига багышланган кичә узачак
Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә Мөхлисә Бубига багышланган кичә узачак

Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә Мөхлисә Бубига багышланган кичә узачак

14 декабрьдә Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә (Садовая урамы, 33), «Татар йорты» мәдәни-агарту проекты кысаларында, «Татар халкының легендар вәкиле, хатын-кыз мәгърифәтче Мөхлисә Буби» дип исемләнгән кичә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә Мөхлисә Бубиның оныкчыгы Камилә Гыйльметдинова «Минем бөек әбием» дигән доклад укыячак.

  • Мөхлисә Габделгалләм кызы Буби (1869-1937) – ислам дөньясында беренче һәм татар тарихында бердәнбер хатын-кыз казый (шәригать хөкемдары). Хатын-кызларны мәгърифәт юлына бастыру, аларның хокукларын яклау аның эшчәнлегенең төп идеясе булган.

Кичә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә һәм Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы инициативасы белән үткәрелә.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана, анда теләгән һәркемне көтеп калалар

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/13-12-2019/peterburgny-milli-d-biyatlar-kitaphan-send-m-hlis-bubiga-bagyshlangan-kich-uzachak-5699589

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*