Бүген, 2 декабрьдә, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Питрәчтәге бүлеге «Татар кызчыгы» бәйгесен оештырды.
Чара районның Шәле авылы мәдәният йортында узды. Бәйгенең жюри рәисе Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова иде.
Билгеле булганча, бәйгедә Шәле авылы балалар бакчасына йөрүче 9 кыз көч сынашты.