tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Президент Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татарлар белән очрашты
Президент Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татарлар белән очрашты

Президент Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татарлар белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Төркиягә килде.  Ул көннең беренче яртысында Бурса провинциясе очрашулар уздырды, кайбер сәнәгать оешмалары белән таныша.  Ә кичке якта Истанбулга килде һәм биредә татарлар белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга Садри Максудинең оныгы, филология фәннәре кандидаты Гөнул Пултар, Мармара университеты галимәсе Ләйсән Шахин, Идел-Урал төрекләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы һәм Төркия югары уку йортларында белем алучы студентлар килгән иде.

Милләттәшләребезне Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. Ул аларның Төркиядә алып барган эшчәнлеген югары бәяли. Биредә татарларны хөрмәт итәләр дип, ассызыклады.

Идел-Урал төрекләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы татарстан Президентын үз оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырды. “Топ капы” паркындагы татар йорты туристларга татарстан белән танышу мөмкинлеген ача, дип җиткерде.

Очрашуда Россиянең Истанбулдагы генераль консулы Андрей Подъелышев та катнаша. Ул без татарлар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә, визалар белән проблемалар булганда да ярдәм итәрбез, дип белдерде.

Төркиядә яшәүче милләттәшләребез Татарстанның уңышларына куанып яшәүләрен җиткерде. Садри Максудинең оныгы, филология фәннәре кандидаты Гөнул Пултар үзара элемтәләребез тагын да ныграк булсын иде, дигән теләген әйтте.

Мармара университеты галимәсе Ләйсән Шахин КФУ белән Мармара университеты арасында килешү барлыгы хакында искә төшерде. Шуның нигезендә, фән һәм мәгариф өлкәсендә эшләр алып барабыз, дип сөйләде.

Татарстан Президенты очрашуга килгән татарларны Рамазан ае белән котлады. Зур эшләр эшлисез, бик активлар, дип рәхмәт сүзләрен җиткерде ул Төркиядә яшәүче милләттәшләргә. Аның сүзләренчә, хәзер интернет заманы. Интернет безне якынайта, яңа мөмкинләр ача, ди Президент. Телне өйрәнү өчен дә бар шартлар да бар дип белдерде ул. Мисал итеп, “Ана теле” онлайн курсларын китерде. Көн дә оча торган самолетлар да, араларны якынайта.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Төркиядәге актив милләттәшләребезгә рәхмәт хатларын тапшырды.

Белешмә өчен:

Хәзерге вакытта Төркиядә якынча 25 мең татар яши. Күбесе Истанбул, Измир, Әнкара, Искешәһәрдә гомер итә. Бюгрюделик, Каракоек, Эфенде Кепрюсю, Гексу кебек татар авыллары бар. Анда яшәүчеләр Идел буе татарларының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап килә.

Татарлар язмышында Төркия зур роль уйный. Халкыбызның күп кенә танылган шәхесләре шунда яшәп, татар һәм төрек халкына хезмәт итәләр. Биредә Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди җирләнгән. Шулай ук Рәшит Арат, Хәмит Зөбәер Кошай, Абдулла Баттал Таймас, Зәки Вәлиди, Әхмәт Тимер кебек татар эмигрантлары вәкилләре дә әлеге дәүләттә яшәп, тарих, әдәбият, сәнгать, тюркология өлкәсендә үз хезмәтләре белән танылды.

Төркиядә Тукайга карата да хөрмәт зур. Милләттәшләребез, җирле җитәкчелек белән берлектә, аның исемен мәңгеләштерә. 2011 нче елда Истанбулда татарның бөек шагыйренә һәйкәл ачылды. Әнкарада Тукай урамына бюсты урнаштырылды. Ә 2012 нче елда Истанбулда Тукайга һәйкәл ачалар.

Биредәге татар диаспорасы белән иң зур эшчәнлекне Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге алып бара. Бөтендөнья татар конгрессы элемтәләрне ныгыту, милләттәшләребезнең төрле чараларда катнашуын оештыруда актив ярдәм итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*