tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Профессор Илһам Галиевка “Омскиның шәрәфле гражданины” исеме бирелде
Профессор Илһам Галиевка “Омскиның шәрәфле гражданины” исеме бирелде

Профессор Илһам Галиевка “Омскиның шәрәфле гражданины” исеме бирелде

Бүген Омск шәһәре үзенең 304нче туган көнен билгели. Шушы бәйрәм уңаеннан күренекле милләттәшебез, шәрәфле тимер юлчы, ОмГУПС президенты, техник фәннәр докторы, профессор Галиев Илһам Ислам улына “Омскиның шәрәфле гражданины” исеме бирелде.

Карантин сәбәпле, исемнең документларын тапшыру зурдан булмады. Чара шәһәр хакимияте янындагы бакчада Илһам Галиевның якыннары, хезмәттәшләре һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре катнашында үтте. Исемнең документлары шәһәр башлыгы Оксана Фадина тарафыннан тапшырылды.

“Татар дөньясы” гәҗите редколлегиясе, гәҗитнең учредителе һәм үзләреннән лаеклы исем белән тәбрикләп, чәчәк бәйләме тапшырды.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*