tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Путин А321 пассажирларын коткарган пилотларга Россия Геройлары исемнәрен бирде
Путин А321 пассажирларын коткарган пилотларга Россия Геройлары исемнәрен бирде

Путин А321 пассажирларын коткарган пилотларга Россия Геройлары исемнәрен бирде

Россия Президенты Владимир Путин ашыгыч рәвештә Мәскәү янындагы кукуруз кырына самолет утырткан «Урал авиалинияләре» очучыларына Россия геройлары исемнәрен бирде. Бу турыда “РИА Новости” хәбәр итә.

“Жуковский аэропортында штаттан тыш кырга төшеп утырган һава судносы экипажын бүләкләү турындагы указга кул куйдым”, – диде дәүләт башлыгы, киңәшмәне Куркынычсызлык советының даими әгъзалары катнашындагы киңәшмәдә.

Ул һава судносы командиры Дамир Йосыпов һәм икенче пилот Георгий Мурзинның Россия Геройлары исемнәре, экипажның калган әгъзалары Батырлык орденнары белән бүләкләнүен әйтте.

Президент шулай ук мондый һәлакәтләрнең мөмкин кадәр азрак булачагына өметләнүен әйтте. “Мондый хәл бөтенләй булмасын иде”, – диде ул.

“Әмма әлеге компаниянең очучылар составын әзерләү сыйфаты канәгатьләнерлек”, – диде Владимир Путин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*