tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Раббыбызга кулларыбызны сузган кебек булдык”
“Раббыбызга кулларыбызны сузган кебек булдык”

“Раббыбызга кулларыбызны сузган кебек булдык”

Киров өлкәсендәге Рожки авылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты. Узган атнада мәчеткә манара белән ярымай куйдылар. Бу истәлекле һәм онытылмас вакыйга булды. Мәчетнең манарасын төзүчеләр берникадәр вакыт алданрак күтәргәннәр иде. Бу бик нечкә, шактый вакыт таләп итә торган эш. Шуңа да монда халыкны җыймыйча гына эшләнде. Манарага ярымай кую тантаналы рәвештә башкарылды.

Җыелган халык изге йөкнең өскә таба күтәрелүен дулкынланып күзәтте.
Алтын төсендәге ярымайны тәкбир әйтеп, манарага куйдылар. Мәчет әһелләре
һәм бу тантанада катнашучылар изге Аллаһ йортының халыкка хезмәт итүен,
авыл халкын иманга кайтаруда, рухи яңарышка ирешүдә уңышлы эшләвен
теләделәр.

Ярымай куелганнан соң, тантана мәчет эчендә дәвам итте. Аны, үзе дә
манара төзүдә күп көч куйган, Киров өлкәсе мөселманнарының Диния
нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов ачып җибәрде. Коръән укып башлап
җибәргәннән соң, котлаулар өчен беренче сүз Малмыж районы башлыгы Эдуард
Леонидович Симоновка бирелде.

– Бүген без авылыбыз белән Раббыбызга кулларыбызны сузган кебек булдык.
Мәчетле авыл яши, ул гомерле була.Без үзебезне мөселманнар дип саныйбыз
икән, мәчетләрдә күбрәк булырга, күбрәк игелекле гамәлләр кылырга кирәк.
Балаларыбыз- ны да мәчеткә өндәргә, дини гыйлем бирергә тырышыйк. Хәзер
дөньяда мөселманнар турында күп сөйлиләр һәм яманлап та сөйләүчеләр бар.
Без, ислам динендә булганнар, үз үрнәгебез белән исламның дуслык,
кешеләрнең бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәттә булуларын һәм яхшылыкка
гына өнди торган дин булуын күрсәтергә тиешбез. Манара төзегәндә безгә
христиан динендә булганнар да ярдәм иттеләр. Аларга да ярдәм кирәк
булганда, безгә дә булышырга кирәк, – дип, манара төзүдә катнашкан
барлык кешеләргә дә зур рәхмәтен белдерде. Һәм бүләккә алып килгән
чәйнекне дә, мәчеткә тукталган юлчылар чәй эчеп, үзләрен өйләрендә кебек
хис итсеннәр дип, изге теләк белән тапшырды.

– Рожки авылында төрле милләт халыклары дус, тату яшиләр. Мин моңа
манара төзегәндә дә инандым, – ди Нияз хәзрәт. Бу сүзләр Рожки авыл
төбәге хакимияте башлыгы Владимир Григорьевич Кучковның да котлау
сүзләрендә дәлилләнде.
Мәскәү кунагы килүе дә тантанага ямь өстәде. РФ мөселманнарының Диния
нәзарәтендә эчке эшләр Департаменты җитәкчесе Наил Рушан улы Шакиров РФ
мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдиннең котлау
сәламен җиткерде. – Без Россия Федерациясенең 57 субъектында эшлибез.
Сезнең өлкәгә минем беренче килүем. Бүген сездә мәчеткә ярымайлы манара
күтәрү – мөселманнарның дин юлында алга китешенең тагын бер мисалы булып
тора. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә кем Аллаһыга ышанган, намазын
кылган, зәкәтен түләгән, уразасын тоткан –  алар җәннәткә лаек булырга
мөмкин дигән. Җәннәт өмет итеп Аллаһыга гына ышанып, аңа гына ялварып,
ул кушканнарны үтәп, тыйганнарныннан тыелып яшик. Мәчеткә ярдәм иткән
кешеләргә Аллаһы разый булсын, – дип теләп, Рожки халкына кунакчыллыгы,
җылы итеп каршы алганнары өчен рәхмәт белдерде.

Наил хәзрәт Малмыж районы башлыгы Э.Л.Симоновка төбәк мөселманнары
йомышларында ярдәмле булуы һәм мәчет манарасы төзелешендә булышканы өчен
мөфти Равил Гайнетдин кулы куйган “Рәхмәт хаты” тапшырды. Шундый ук
Рәхмәт хаты белән Рожки газ кудыру станциясе начальнигы  Дмитрий
Геннадьевич Шульц та та бүләкләнде. Шулай ук Наил хәзрәт алып килгән
Коръән, китаплар һәм календарлар да Рожки мәчетенә бик кирәкле бүләк булды.
Рожки авылы мөселманнарын бу олы вакыйга белән Кәлнә авылы мәчете имамы
Нәзир хәзрәт Гыйматдинов һәм Салкын Чишмә авылы мәчете имамы Рашит
хәзрәт Әхәтов ихлас котлап, бүләкләр дә бирделәр.

Шулай ук Рәхмәт хатлары Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте
исеменнән дә тапшырылды. “Аллаһ йортларын торгызуда, сафка бастыруда,
дин юлында хезмәт куючыларга, Рожки авылында мәчет манарасын куюда өлеш
керткәннәре өчен” дигән эчтәлекле Рәхмәт хаты белән Рожки авылы мәчете
имамы Илгиз хәзрәт Әсхәдуллин бүләкләнде.
– Аллаһы Тәгалә бездән разый, эшләребез кабул булсын. Мәчет төзеп,
манара куеп кына эш бетми, мәчеткә килеп, намазлар укып торырга кирәк.
Сафларыбызның артуын Аллаһы Тәгалә насыйп итсен, – дип чакырды Илгиз
хәзрәт һәм мәчеттә дини чаралар үткәрүдә ярдәм итеп торган апаларга зур
рәхмәтен белдерде.

Манара ясап кую җаваплы һәм нечкә эш. Җиргә бастырып ясаганда өстәмә мәшәкатьләр дә туа, өскә таба менгән саен басар урын ясарга кирәк. Манара ясарга алынган Равил Наяр улы Әхмәтов бу юлы манараны яткызган килеш тә каркасын эретеп ябыштырган. Бик җайлы, яңа җиңел ысул табып башкарган оста эретеп
ябыштыручыга кабат-кабат мактау-рәхмәтләр әйтеп,  Рәхмәт хаты белән
бүләк тапшырылды.

Манара төзүдә иганәчелек иткән И.М.Мәсхүтов, Айрат һәм Айдар
Ишмөхәммәтовлар, И.В.Гарипов, Л.Х.Ишмөхәммәтов, С.Е.Крылов,
Р.Г.Мөбарәкшин, Н.Н.Әүхәдиев, А.Р.Әхәтов, А.М.Гайфетдинова, Р.К.Җәмилов,
Т.С.Садриев, Р.М.Җиһаншин, Р.С.Әхмәтова шундый ук Рәхмәт хатларына һәм
бүләкләргә лаек булдылар. Үзләре имамнар булсалар да, манара төзелешен
оештырып, үз өсләренә алган Нияз хәзрәт Кашапов белән Илгиз Хәзрәт
Әсхәдуллинга рожкилылар олы рәхмәт белдерделәр.
Җирдән 16 метр биеклеккә ашкан манарага куелган зиннәтле яктырткычлар да
зур тәэсир ясыйлар.  Караңгыда яшел пыяла аша матур яктылык төшә. Бу
пыялаларны Яңа Смәил авылы эшмәкәре Шамил Шаһаби улы Нәсибуллин бүләк
иткән. Тәрәзә бизәкләрен Балтач районы Кормала авылыннан Касыймовлар
ясап биргәннәр. Төзү материалларын Малмыждан эшмәкәр Р.Р.Әсхәтҗанов
ташламалы бәя белән биргән.

Изге эшкә тотынгач, кемдер матди ярдәм итә, кемдер акча бирә. Рожки
авылы халкыннан 60 мең сум, башка халыктан, мәчетләрдән, мөфтияттән 51
мең сум җыела. Кызыл Алан мәхәлләсенә аерым рәхмәт әйтергә кирәк,
аларның мәчетнеке янына халыктан җыелганны да кушып, 25 мең сум акча
белән ярдәм иткәннәр. Манара төзелешендә барлыгы 144778 сум акча
тотылган. Төзүчеләргә, иганәчеләргә изге теләкләр теләп, хәер-дога
кылучылар күп булды. Аллаһы Тәгалә разый булып, җәннәт белән бүләкләсен.
Бу мәчеттә дин дәресләре укытучы мөгаллим, Яңа Йөрек мәчете имамы Фәрит
хәзрәт Нигъмәтҗанов мәчет төзелгән елларга кайтып, төзелешне башлап
йөргән Рифнур хәзрәт Әхәтовны искә алды. Мәрхүмгә дә саваплар барып
торсын. Киләсе җәйдә Рожки авылында мәчет салганга ун ел була. 2011 елны
газ кудыру станциясендә инженер булып эшләгән Харис Сәлахов белән шәхси
сәүдәгәр Равилә Гыйлаҗева дәртләнеп бу эшкә алыналар һәм башкарып та
чыгалар. Мәчет йортын Көлмез районы Волга авылыннан күчереп салалар.
Волга авылы таралгач, мәчетләре ялгыз кала. Волгалылар халкыннан
“Мәчетебез исраф булып тора, берәр авылга күчереп салмаслар иде микән”
дигән хәбәрне ишетүгә, эшкә тотыналар. Шулай итеп, мәчет авыллы, авыл
мәчетле булды.

Хәзер алтынсу ярымайлы манара Рожки авылына, тирә-юньгә нур сибеп тора.
Мәчет халык белән тулып, намазлар укылып торсын. ИншәәАллаһ!

Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*