tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышның “Мирас” хор коллективы бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Актанышның “Мирас” хор коллективы бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Актанышның “Мирас” хор коллективы бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Рәсәй пенсионерлар союзы быел беренче тапкыр “Мин яратам сине тормыш!” дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Коронавирус пандемиясе аркасында аны онлайн форматта гына уздырдылар.

Бәйгенең шартлары буенча анда өлкәннәр тарафыннан  җыр яздырып җибәрергә кирәк булган. Рәсәй пенсионерлар союзының Актаныштагы бүлекчәсе җитәкчесе Булат Басыйров районның ветераннар оешмасы өлкәннәренә катнашырга тәкъдим иткәч, алар шатланып риза булганнар.

–Сөйләштек тә, “Мирас” хор коллективының хатын-кызлар  вокаль ансамбле чыгышын һәм ни булса, шул булыр дип,  ирләр вокаль ансамбленең дә чыгышын җибәрдек. Әлеге бәйгедә хатын-кызларыбыз 1 урынны яулады. Ә ир-егетләр ансамбленең чыгышы махсус призга ия булды, чөнки әлеге фестивальдә башка ир-атлар чыгышы булмаган, – ди районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев.

“Мирас” хор коллективының оешуына 12 еллап булса да, аларның башка исем астында чыгыш ясый башлауларына егерме елдан артык вакыт узган. Шушы чорда андагы кешеләр алышынса да, чыгыш ясаулары, төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар алулары дәвам итә. Чын-чынлап сәнгать дөньясында кайнап яши алар. Үзләрен шулай оештырып йөргәннәре, җыр-моң дәрьясында йөздергәннәре өчен җитәкчеләре Луиза Исламова белән гармунчылары Мирзанур Фәрухшинга чын күңелдән рәхмәт укыйлар.  Моны аскы Актаныштагы бүләкләү тантанасында да ассызыкладылар.

Рузилә Хәсәнова

aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*